Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XII бөтенроссия җыенында катнашты

05.03.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XII бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.

Быел җыенга Россиянең 40 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 800 кече бизнес, фермер хуҗалыклары вәкилләре җыелды. Өч көнлек программага дискуссия мәйданчыклары эшләре, мәдәни чаралар, шулай ук авыл территорияләрен үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен Кукмара районына бару кертелгән.

Килгәч, Рөстәм Миңнеханов Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Экспонентлар милли кием элементларын, сувенирларны, шулай ук ит һәм балдан алып кондитерлык эшләнмәләренә кадәр күп төрле азык-төлек продуктларын тәкъдим иттеләр.

Утырыш барышында Россиянең төрле почмакларыннан эшкуарлар бизнес алып бару тәҗрибәләре турында сөйләделәр, татар теле һәм халык гореф-гадәтләренә ярдәм итү мәсьәләләренә тукталдылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илдә 4,2 мең татар авылы бар. Җирле эшкуарларның активлыгы әлеге территорияләрне үстерүгә һәм татар авылларының үзенчәлеген саклауга ярдәм итә. "Без әлеге форумны инде 12 нче тапкыр үткәрәбез, еллар дәвамында ул үзен абруйлы мәйданчык буларак танытты, анда безне борчыган мәсьәләләр турында фикер алыша алабыз. Туган телне, милли гореф – гадәтләрне һәм мәдәниятне саклау - моңа уртак тырышлык белән генә ирешеп була. Сез безнең ышанычлы таянычыбыз. Үз бизнес-проектларыгызны тормышка ашырып, сез авылдашларыгызга ярдәм итәсез һәм татар авылларын саклап калырга булышасыз. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген илдә хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. "Сезнең һәрберегез сугышчыларыбызга ярдәм итә. Бу барыбызны да берләштерә. Бүген иң мөһиме - җиңү! Без җиңәргә тиеш!"- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында ул татар мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының берничә дәүләт бүләген тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.