Роман Шәйхетдинов Иннополиста Россия Президенты сайлауларында тавыш бирде

15.03.2024

15-17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) уза, анда 7 меңнән артык кеше яши һәм эшли. Нигездә, бу ИТ-белгечләр һәм аларның гаиләләре, алар бу шәһәргә Россиянең төрле почмакларыннан килгәннәр. «Артспейс» заманча шәһәр киңлегендә сайлау участогында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов тавыш бирде.

"Артспейс" гадәти көннәрдә мәдәни үзәк, кинотеатр һәм коворкинг функцияләрен үти, ә 15-17 мартта биредә сайлау участогы эшли, анда Иннополис территориясендә даими теркәлгән кешеләр генә түгел, ә сайлау участогына беркетелгән гражданнар да тавыш бирә. Сайлауга беренче тапкыр килүче сайлаучылар (балигъ булгач), шулай ук беренче тавыш бирүчеләр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясеннән һәм Иннополис мэриясеннән бүләкләр ала.

Бу көннәрдә «Артспейс"та һәр сайлаучы ясалма интеллект сервисы ярдәмендә "цифрлы" картинаны ясый ала. Нейрон челтәрләрен һәм машина өйрәнү алгоритмнарын куллану ярдәмендә ИИ-сервис кеше белән бергә берничә минут эчендә рәссамнарның берсе Иван Шишкин, Казимир Малевич, Хаяо Миядзаки, Бэнкси, Ван Гог, Пикассо һәм башкалар стилендә сурәтләр ясый. Моннан тыш, сайлау участогында тавыш бирүчеләрне фиджитал һәм робоэт галәме персонажлары каршы ала.

"Бүген нәкъ менә без, Россия гражданнары, илебезнең нинди юл белән барачагын билгелибез һәм җаваплы граждан сайлавын гамәлгә ашырабыз. Илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә үз өлешен кертүче Иннополис Россия өчен мөһим булган бу чарага кушылды», – дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.

Бу көнне Иннополистагы сайлау участогында шулай ук шәһәр мэры Руслан Шаһгалиев һәм «Иннополис» МИЗ Күзәтчеләр советы әгъзасы Николай Никифоров тавыш бирде.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты.