Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасында катнашучылар белән очрашты

15.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасында катнашучылар белән очрашты. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Республика Рәисен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.

Бөтендөнья яшьләр фестивале Россиядә ике этапта уза. Беренче этап 1 марттан 7 мартка кадәр Сочида узган иде. Икенче этап кысаларында 13-16 март көннәрендә Россиянең 30 субъектында, шул исәптән Татарстанда төбәк программасы гамәлгә ашырыла. Республикага 50 илдән 100 гә якын делегат килгән: Австрия, Аргентина, Бразилия, Венгрия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Кытай, Сербия һәм башка берничә дәүләттән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Бөтендөнья яшьләр фестиваленең региональ программасын кабул итү Татарстан өчен зур дәрәҗә. "Бу, әлбәттә, иң зур халыкара вакыйгаларның берсе. Хәзерге шартларда Россия белән хезмәттәшлек итәргә теләгән илләр белән элемтәне саклау бик мөһим. Сезнең яңа танышу, яңа дуслар табу мөмкинлеге бар", диде ул.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе. Тынычлыкта һәм татулыкта монда 175 милләт вәкиле яши. Гражданнарның дини ихтыяҗларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Татарстан халыклары ассамблеясы үз эшчәнлеген уңышлы алып бара.

"Без яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Бездә гомуми белем бирү системасы шактый яхшы төзелгән, ресурс үзәкләрен үстерүгә бик күп акча салабыз. Татарстан югары уку йортлары илебездә алдынгылардан санала, аларда 22 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Шулай ук бүген безнең республикада барлык кирәкле спорт инфраструктурасы, яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары булдырылган», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, 21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» беренче халыкара мультиспорт турниры узды. "Ярышлар бик уңышлы үтте. Кунаклар күп иде. Казан 116 илдән 2 меңнән артык спортчыны кабул итте. Без тагын бер кат иң зур турнирларны иң югары дәрәҗәдә үткәрә алуыбызны расладык. Быел бездә тагын берничә халыкара чара, шул исәптән KazanForum һәм БРИКС саммиты узачак», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

"Без сезгә Татарстаннан күркәм хисләр белән китүегезне телибез. Бөтендөнья фестиваленең төп максаты - төрле илләрдән килгән яшьләр һәм актив кешеләр арасында элемтәләр урнаштыруда ярдәм итү. Нәкъ менә сез бергәләп уртак киләчәк төзергә тиеш. Уңышлар сезгә!"- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары әңгәмә барышында республика Рәисе берничә сорауга җавап бирде. Сербия Республикасы студенты Татарстанның нинди юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерергә теләве белән кызыксынды. "Мин ышанам, безнең аралашу өчен мөмкинлекләр бик күп, бу - ИТ, туризм һәм мәдәни алмашу. Сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү мөһим. Татарстанда вертолетлар һәм башка машина төзелеше продукциясе җитештерелә. Сербия Республикасы безнең өчен дус кына түгел, ә тугандаш. Без сезнең белән барлык юнәлешләрдә дә актив эшләячәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бразилия вәкиле БРИКСка булачак саммит кысаларында яшьләр дипломатиясен үстерүгә игътибар бирергә тәкъдим итте. Татарстан Рәисе әлеге инициативаны хуплады. "Бик яхшы идея. БРИКС кысаларында яшьләр мәйданчыгы оештырырга кирәк. Без бу эшне башкарырга әзер, барлык мөмкинлекләребез бар. Бүген безгә яшьләр өчен чаралар сериясен планлаштырырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аргентина делегаты Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләрен ничек хәл итүләре белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу темага өстенлекле игътибар бирелә. "Кадрлар әзерләү системасы, бигрәк тә предприятиеләрнең бу процесска катнашуы мөһим. Безнең югары уку йортлары һәм ресурс үзәкләре индустриаль партнерлар белән актив эшлиләр. "Алабуга Политех" мәгариф үзәге проекты тормышка ашырыла, ул эш бирүчеләрдән таләп ителгән квалификацияле белгечләр әзерли. Киләчәктә әлеге үзәктә 25 мең студент, шул исәптән чит ил студентларын укыту планлаштырыла. Без Латыйн Америкасы илләре белән дә хезмәттәшлекне үстерүгә шат», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Казанга визиты кысаларында төбәк программасында катнашучылар Татарстанның тарихы һәм күп милләтле мәдәнияте белән танышачак, истәлекле урыннарда һәм эре предприятиеләрдә булачак. Аерым алганда, кунакларга Иннополис, Милли китапханә, «Урам» экстрим-паркы, «Ак Барс Арена» стадионы, Идел буе физик культура һәм спорт институты, шулай ук башка истәлекле объектлар күрсәтеләчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.