Рөстәм Миңнехановка Сбербанкның Волга-Вятка банкының яңа рәисен һәм «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесен тәкъдим иттеләр

15.03.2024

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сбер җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Сбербанк идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин Рөстәм Миңнехановка Сбербанкның Волга-Вятка банкының яңа рәисе Александр Анащенконы һәм «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Руслан Сәлимовны тәкъдим итте. Алар вазыйфаларына 2024 елның апрель башында керешәчәк.

Исегезгә төшерәбез, кадрлар алмашу территориаль банк җитәкчеләренең даими карьера күчешләре кысаларында үткәрелә һәм Сбер бизнесын үстерү буенча планнарны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Республиканың икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше өчен «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән «Сбербанк» ГАҖнең Волга-Вятка банкы рәисе – вице-президенты Петр Колтыпин бүләкләнде. Бүләккә шулай ук рәиснең элеккеге урынбасары, Волга-Вятка банкының «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев та лаек булды.

Александр Анащенко Сбер командасында 28 елга якын эшли. Ул 1996 елда Воронеж бүлегендә эшли башлаган. Александр Анащенко дүрт төбәктә бизнес һәм команданы үстерә, бизнес һәм хакимият белән элемтәләр урнаштыра. Мөһим нәтиҗәләр арасында: «ГосТех» платформасындагы төбәк проектлары, «Төбәктә яшәүче картасы" һәм ESG-юнәлешне үстерү буенча эре проектлар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Сбер материаллары кулланылды.