Бүген Зеленодольск районының Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.
Мәчет 250 мөэмингә исәпләнгән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, балалар белән шөгыльләнү өчен бүлмә каралган. Төзелеш эшләре хәйриячеләр акчасына һәм ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды булышлыгы белән алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов авыл халкын мәчет ачылу белән котлады һәм төзелешкә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. "Бүген, изге Рамазан аенда, без бу шатлыклы вакыйгада катнашабыз. Хәйриячеләргә һәм төзелештә катнашкан барлык гражданнарга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бу бик зур һәм Аллаһ ризалыгы өчен башкарылган эш", - дип билгеләп үтте ул.
Михаил Афанасьев ассызыклаганча, Яңа Тура авылы халкы өчен мәчет ачылу - күптән көтелгән вакыйга булды. "Мәчет перспективалы урында урнашкан. Бу территория актив үсеш алачак. Янәшәдә зур юл төзелә, Казанны урап узу диярлек. Моннан ерак түгел сәнәгать паркы урнашкан, анда бүген 17 мең кеше, төрле милләт вәкилләре эшли. Бу мәчет безнең барыбыз өчен дә уртак йорт булыр дип ышанам", - дип өстәде район башлыгы.
Алга таба мәчет һәм янәшәдә күл янындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Биредә мәдрәсә, никах үткәрү үзәге, кунакханә һәм балалар бакчасы ачылачак. Шулай ук спорт һәм балалар уен мәйданчыклары, җәяүләп йөрү зоналары барлыкка киләчәк.