Быел гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт программалары тулысынча диярлек төгәлләнгән. Стационарларны ремонтлауны үз эченә алган бер генә программа буенча эшләр дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнарын видеоконференцэлемтә буенча тоташтыру белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оптик-электрон кластерга («Швабе» - Ростех дәүләт корпорациясенә керә) керүче хезмәт коллективлары вәкилләре белән очрашты. Ул белгечләр белән аралашты һәм квалификацияле кадрлар әзерләү, республика җитештерүчеләре, шул исәптән автомобиль продукциясе җитештерүчеләр белән багланышлар турында әйтелгән тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне тыңлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Бәхрәйн белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәтенең Ислам эшләре буенча Югары Советы Рәисе Шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд Бин Рашед Әл Хәлифә белән очрашуда белдерде.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гүлл Хәссән Хәссән белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.
Яклар кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Татарстанның биш югары уку йорты вәкилләре составында 60тан артык кеше ноябрь аенда Казанда үтәчәк «Россия студентлар язы» XXXIII бөтенроссия фестивалендә катнашачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
Зеленодольскта «Турбина» яңа сәнәгать паркы мәйданчыгында газ турбинасы җайланмаларын җитештерү һәм ремонтлау буенча югары технологияле завод эшли башлады. Проект «АМКОР» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольскка эш сәфәре кысаларында өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа «Кайгырту йорты»нда булды. Аны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.
Татарстан Республикасында 114 мең га мәйданда уңыш җыясы калган, шул ук вакытта көнбагыш 75,5 мең га тәшкил итә. Орлык өчен кукуруз 28,5 мең га мәйданда, ягъни планнан 56% мәйданда суктырылган. Кырларда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә. Шикәр заводларына 1 млн. тонна чимал чыгарылган, ягъни тулаем җыемның 40%ы, 939 мең тонна эшкәртелгән, 136 мең тонна шикәр җитештерелгән. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.