1 марттан Россиядә газ җиһазларын куллануга таләпләр катгыйланачак. 2026 елның беренче аенда Татарстанда угар газы белән агулану аркасында үлүчеләр саны кискен артты. Фаҗига еш кына яшәүчеләрнең, газ приборларын кулланганда, саксызлыгына бәйле. Үзеңне ничек сакларга һәм һәлакәтләрне булдырмау өчен кануннарда нәрсә үзгәрәчәк - бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр.
2026 елның тулы булмаган аенда угар газы белән агуланудан сигез кеше үлгән, дип хәбәр итте бүген брифингта «Газпром трансгаз Казан» компаниясе генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Рәмис Сәләхов. Ул ачыклык керткәнчә, күпчелек фаҗигаләр яшәүчеләрнең, газ приборларыннан файдаланганда, саксызлыкларына бәйле. Аның сүзләренчә, Татарстанда якынча 1,6 млн газлы фатир бар, аларда якынча 2,5 млн берәмлек газ җиһазы бар. Техниканың шундый күп булуына карамастан, еш кына күңелсезлекләр су җылыту җайланмаларын кулланып килеп чыга.
"Бүгенге көндә бәхетсезлек очраклары буенча иң зур статистика агып торган су җылыткычларына бәйле. Андыйлар бездә зур шәһәрләрдә урнашкан 215 мең – Казан, Әлмәт, Бөгелмә. Калган барлык шәһәрләр кими бара – анда мондый кайгылы хәлләр шактый азрак", - дип билгеләде ул.
"Угар газының чыгуы аеруча куркыныч. Хәтта зур булмаган концентрация дә агуланып була, ә озак вакытлы йогынты булса, үлемгә китерергә мөмкин. Статистика күрсәткәнчә, көнкүреш газы белән бәйле бәхетсезлек очракларының күбесе җиһазларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга", - диде Рәмис Сәләхов.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин үз чиратында билгеләп үткәнчә, күпфатирлы йортларда газ җиһазларын дөрес файдалану - норматив документлар таләбе генә түгел, ә халыкның тормышы һәм куркынычсызлыгы мәсьәләсе.
Төп проблемалар арасында Шәйдуллин приборлар эшенә мөстәкыйль рәвештә тыкшынуны, җиһазларны тиешенчә карап тормауны һәм профилактик тикшерүләрне игътибарсыз калдыруны атады.
"Күпфатирлы йортларда бу куркынычлар яшәү тыгызлыгы югары булу сәбәпле күп тапкырлар арта. Бер фатирдагы төзексезлек дистәләгән һәм йөзләгән кешенең иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин", - дип өстәде ТР төзелеш министры урынбасары.
Татарстанда 2026 елда 78 йортта газ белән тәэмин итүнең инженерлык челтәрләренә 76 млн сумга якын капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Күпфатирлы 76 йортта вентиляцияләрне һәм төтен юлларын ремонтлау планлаштырылган, моңа 26 млн сум юнәлдереләчәк.
Көнкүреш газ приборларын эксплуатацияләү белән бәйле проблемалар еш кына янгыннарга һәм шартлауларга китерә, дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы урынбасары Олег Маринин.
Аның мәгълүматлары буенча, 2023 елдан көнкүреш техникасын куллану нормаларын бозу белән бәйле 100 янгын теркәлгән, шул исәптән 13 шартлау.
"Килеп чыккан очраклар нәтиҗәсендә бездә, кызганычка каршы, 17 кеше һәлак булды, шуларның икесе балалар. 47 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды, шуларның җидесе балалар», – дип өстәде Маринин.
Ул күпчелек инцидентларның сәбәпләре газ торбаүткәргечләренең герметиклыгын бозуда, шлангларның Начар тоташуында, детальләрнең искерүендә һәм кыш көне газ баллоннарын бүлмә эченә күчергәндә кискен температура үзгәрешләрендә ята, дип сөйләде.
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы - ТР баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин ассызыклаганча, 2026 елның 1 мартыннан газ җиһазларын эксплуатацияләүгә таләпләр катгыйрак булачак. Белгечләр вентиляция шахтасында җилләтү дәрәҗәсен һәм басым дәрәҗәсен төгәл үлчәргә тиеш булачак.
"Акцент инструменталь үлчәүгә ясалачак. Ягъни әгәр элек шахтаның эшчән булуына инанырга гына кирәк булса, хәзер шахталарда һава алмашы күрсәткечләрен һәм һаваның сирәклеген үлчәргә кирәк. Бу принципиаль тарих", - дип белдерде Тыгин.
Аның сүзләренчә, «күзгә» үлчәүләр ясау, элек булганча, хәзер бернинди мөмкинлек булмаячак, чөнки газ таратучыларга приборлар күрсәткән кыйммәтләрне күрсәтергә һәм бу күрсәткечләрнең югары һәм түбән чик кысаларыннан чыкмавына инанырга кирәк булачак.
Шул ук вакытта таләпләрне бозган очракта мондый фатирда яки йортта газны сүндерәчәкләр. Шундый ук хәл газчыларны фатирга кертмәсәләр дә булачак.
"Фатирга кертергә теләмисезме? Зинһар, бернинди сораулар да юк – сездә газ булмаячак. Өстәвенә, сезнең кранны төенгә бәйләп кенә калмыйлар, аны эретеп ябыштырачаклар. Һәм, димәк, кире тоташтырганда бик җитди проблема булачак", - дип ассызыклады Тыгин.
Ул җиһазларны тикшерү ел саен үткәрелергә тиеш һәм халык үзләре газ хезмәткәрләре торакны тикшерсен өчен кызыксынырга тиеш, югыйсә газ белән тәэмин итүдән өзәчәкләр, дип өстәде.