Татарстанда, төрле чараларга карамастан, икенче ел юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны арту тенденциясе саклана. Бу хакта бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.
Утырыш барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр рәисләре һәм әгъзалары, эчке эшләр органнары һәм дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе бүлекчәләре җитәкчеләре, район (шәһәр) мәгариф бүлекләре җитәкчеләре һ. б. катнашты.
Шамил Гафаров, комиссия эшен ачып, болай диде: 2025 ел йомгаклары буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны алдагы ел белән чагыштырганда арткан.
Ул ассызыклаганча, инде килеп җиткән 2026 елда юл-транспорт вәзгыяте һәм республика юлларында үлем күрсәткечләре элеккечә үк күңелсез булып кала. Бу турыда гыйнвар статистикасы сөйли.
Шамил Гафаров сүзләренчә, вәзгыятьне төп сәбәбе - барлык ведомстволарның җитешсезлекләре. "Йомшак әйтсәк, без бу мәсьәләдә эшне булдыра алмыйбыз, - диде ул. - 2026 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча инде җитди нәтиҗәләр килеп чыга. Сәбәпләрен табарга кирәк. Бүген безгә әлеге киңәшмә, Татарстан Республикасы юлларында иминлекне тәэмин итү буенча тиешле нәтиҗә бирсен өчен, мәсьәләнең конкрет чаралары һәм проблематикасы турында фикер алышырга кирәк».
"Без 10 ел рәттән юлларда һәлак булучылар санын киметүне тәэмин иттек. Ни өчен соңгы ике елда булдыра алмыйбыз? Безгә бюджет акчалары һәм финанс ресурслары җитми дип әйтеп булмый. Акча планында - тәэмин ителгән. Әмма оешканлык җитми", - диде Шамил Гафаров һәм чыгыш ясаучыларга үз эшләренә тәнкыйть белән карарга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасында аварияләр торышы һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада 3276 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 345 кеше һәлак булган. Төп сәбәпләр арасында - каршы бәрелешләр, җәяүлеләрне бәрдерү (барлык һәлак булганнарның 20% ы - җәяүлеләрне бәрдерү).
Рөстәм Гарипов хәбәр иткәнчә, 2026 елның 25 гыйнварына 128 ЮТҺ теркәлгән, аларда 26 кеше һәлак булган.
Татарстан Республикасында «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының 2025 ел нәтиҗәләре һәм 2026 елга республика юл-транспорт комплексына бурычлар кую турында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм мәгариф учреждениеләренә 2026 елга бурычлар кую буенча профилактик чаралар турындагы нотык белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов доклад белән чыгыш ясаганда хәбәр иткәнчә, 2025 елда республика массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау турында 39 меңнән артык материал чыккан. Бу алдагы 2024 ел белән чагыштырганда 4% ка күбрәк.
ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары-полиция башлыгы Алексей Соколов билгеләп үткәнчә, Татарстанның 22 муниципаль районында, ягъни һәр икенче районда, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының юл хәрәкәте иминлеге өлешендә төп күрсәткече арттырылган. Ул ассызыклаганча, бу шул исәптән районнарда күзәтчелек эшчәнлеге кимегәнгә дә килеп чыга. Һәр районга юл-транспорт һәлакәте үсешенең сәбәпләрен ачыкларга кирәк, диде Соколов.
Шамил Гафаров, утырышны тәмамлап, хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда муниципаль юл фондларының калган өлешләре буенча җирле әһәмияттәге юлларда юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру өчен 97,6 млн.сумнан артык акча куллану турында карар кабул итте.
Ул шулай ук 15 февральгә кадәр һәр районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр утырышларын бүгенге утырыш белән берлектә уздырырга һәм 2025 ел йомгакларын һәм 2026 елга бурычларны җентекләп карарга кушты.