Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Анда шулай ук Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 15 гыйнварда Татарстанның Тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия рәсми рәвештә оештырылуга 10 ел тулды. "Бу вакыт эчендә 20 комиссия үткәрелде, 322 объект каралды. Ә 2011 елдан барлыгы 517 объект каралган", - диде республика Рәисе.
Утырыш барышында Казанда 16 объект каралды. Комиссия игътибарына Зур Кызыл, Нариманов, Зәйни Солтан, Курашов урамнарындагы яңа кунакханә проектларын тәкъдим иттеләр. Нур Баян, Димитров, Адмиралтейская, Мәҗит Гафури, Тукай һәм Толстой урамнарында торак йортлар төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, утырышта катнашучылар түбәндәге проектлар белән таныштылар: Карл Маркс урамындагы торак комплекска транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итү бинасы, Бауман урамындагы ишегалдында җәмәгать туклануы объекты итеп реконструкцияләү, Беренче Май урамындагы сәүдә объекты, Рәхмәтуллин урамындагы Пискунов йортының флигельләрен торгызу һәм реконструкцияләү (1841 ел), Горький ис.парк буйлап Подлужная урамына кадәр төшү территориясен төзекләндерү һәм заманча урам баскычы проекты, ул ике мөһим җәяүлеләр маршрутын - Гоголь һәм Подлужная урамнарын тоташтырачак.
Комиссия шулай ук Свияжскта мезонинлы яңа бер катлы шәхси торак йорт, Алабугада әзер продукция склады һәм Чистайда һәм Болгарда ике сәүдә объекты проектларын карады.
Тәкъдим ителгән барлык проектлар да хупланды. Рөстәм Миңнеханов аларның барысы да мәдәни мирас объектларын һәм кыйммәтле мохит объектларын саклап калырга тиешлегенә игътибар итте.
Ахырда территория чикләре проектлары, сак предметлары һәм Буа һәм Бөгелмә шәһәрләре төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлекнең шәһәр төзелеше регламентларына таләпләр тәкъдим ителде.