Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2025» еллык студентлар премиясен тапшыру тантанасында катнашты.
Чара гадәттәгечә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Тантана алдыннан Татарстан Рәисе «Пирамида» комплексы фойесында оештырылган күргәзмә белән танышты - ул «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» РЯИО эшчәнлегенә багышланган иде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук эшкуар, хәйрияче, йөзү буенча Беларусь Паралимпия җыелма командасы әгъзасы Алексей Талай белән аралашты. Алексей Талайның хәйрия фонды «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» халык һәйкәлен булдыру өчен әйләнештән чыккан тәңкәләрне җыю акциясен оештырган.
Тантанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов: "Сезне узган бәйрәм – Студентлар көне белән котлыйм. Миңа билгеле булганча, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» на инде 30 ел. Безнең югары мәктәпнең зур мөмкинлекләргә ия булуына чын күңелдән шат. Безнең киләчәгебез сезнең кулларда! Шуңа күрә без югары мәктәпне хупау юнәлешендә бик күп эш башкарабыз. Соңгы елларда югары уку йортлары өчен бик күп федераль проектлар гамәлгә ашырыла, һәм республика аларда актив катнаша. Ә иң мөһиме - сезнең тормышта актив булуыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә уңышлар телим!"
Чыгышыннан соң ук Рөстәм Миңнехановның «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2025» премиясенең төп номинациясендә җиңүче исеме билгеле булды. Ул - Казан дәүләт энергетика университеты студенты Даниил Ченцов.
Рөстәм Миңнеханов җиңүчегә Гран-при тапшырды.
Конкурс шартлары буенча җиңүчегә «Алгарыш» программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге бирелә, шулай ук үз проектларын гамәлгә ашыруга конкурс партнерларыннан акчалата премия тапшырыла.
2025 елда конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының 32 югары уку йортыннан һәм 7 муниципаль районыннан 574 гариза кабул ителгән.