Рөстәм Миңнеханов: Соңгы елларда Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше күләме тотрыклы үсә

26.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайда Һиндстанның Халыкара инвестицияләр һәм бизнес палатасы президенты Манприт Сингх Наги белән очрашты.

Һиндстанның Халыкара инвестицияләр һәм бизнес палатасы - илдә халыкара сәүдә һәм инвестицияләрне алга этәрү өчен оештырылган коммерциячел булмаган оешма. Һиндстанның икътисади үсешенә ярдәм итә торган проектларда аралашу, идеяләр белән алмашу һәм хезмәттәшлек итүгә бизнес өчен платформа булып хезмәт итә.

"Россия һәм Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча өстенлекле стратегик хемәттәшлек характерында", - дип башлады очрашуны Рөстәм Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, узган ел ахырыннан Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы эшли, ә Һиндстанда - Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиле. 

Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше соңгы елларда тотрыклы үсә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 3 370 млн тәшкил иткән. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, башкарыла торган эш инвестицион хезмәттәшлектә начар чагыла - бүгенге көндә Татарстан белән Һиндстан арасында уртак инвестицион проектлар юк. 

Рөстәм Миңнеханов кыскача республиканың сәнәгать һәм икътисадый потенциалы турында сөйләде. Ул "TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» халыкара эшлекле форумы турында җентекләп сөйләде, ул узган ел беренче мәртәбә Татарстанда узды. 

Һиндстанның халыкара инвестицияләр һәм бизнес палатасы президенты очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул беренче форумда катнашуы һәм югары бәя бирүе турында сөйләде. "Без бизнес вәкилләренең уртак элемтәләр табуын телибез", - дип билгеләде Манприт Сингх Наги. 

Яклар делегацияләр алмашу кирәклеге турында килештеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте