Рөстәм Миңнеханов Бангладешның Россиядәге илчесе белән очрашты

27.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мд Назрул Ислам әфәнде белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Бангладеш - Россиянең Көньяк Азиядәге ышанычлы партнеры. Киләсе елда дәүләтләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 55 ел тула. Бу вакыт эчендә яклар үзара ышанычны ныгыттылар һәм хезмәттәшлекнең яңа чикләренә чыктылар. 

"Россия һәм Бангладешның төбәк һәм халыкара көн тәртибе өлкәсендә позицияләре якын. 2024 елның октябрендә Казанда узган БРИКС саммитында Бангладеш тышкы эшләр министрының беренче урынбасарын кабул итү безнең өчен зур хөрмәт булды", - диде ТР Рәисе. 

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның Бангладеш белән сәүдә элемтәләре җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган, әмма үсеш өчен яхшы потенциал бар. Бангладешта Татарстан продукциясенең аерым төрләре билгеле. Илгә КАМАЗ автомобильләре һәм КВЗ җитештергән вертолетлары сатыла. КЭР-Холдинг Бангладеш территориясендәге төрле проектларда катнаша. 

"Безнең бурыч - үсеш нокталарын табу. Товар әйләнешен арттыру һәм китерелә торган продукция исемлеген киңәйтү өстендә эшләргә кирәк. Татарстан сезнең илгә машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм башка төр продукция экспортларга әзер. Шулай ук туризм, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәләрендә багланышларны үстерү мөһим. Монда, Илче әфәнде, безгә бергә актив эшләргә кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе. 

Ул билгеләп үткәнчә, ислам илләре белән багланышлар һәрвакыт Татарстанның тышкы икътисади һәм халыкара эшчәнлегенең әйдәп баручы юнәлешләреннән берсе булды. Рөстәм Миңнеханов Бангладеш делегациясен май аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды. 

Бангладешның Россиядәге илчесе җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның төрле өлкәләрдә казанышларына соклануын белдерде. "Сез бик тиз, яхшы темплар белән үсәсез, барлык мөмкинлекләрегезне файдаланып гамәлгә ашырасыз. Сезнең ярдәм белән без Бангладеш белән Татарстан арасындагы элемтәләрне ныгыта алырбыз дип ышанам. Чыннан да, моның өчен мөмкинлекләр бик күп", - диде Ислам әфәнде. 

Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне үстерү өчен иң перспектив юнәлешләрне җентекләп билгеләргә һәм тиешле юл картасын төзергә тәкъдим итте.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев