Яңалыклар

22.09.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистайга эш сәфәре кылды, анда төрле объектларда булды һәм Шәһәр көне бәйрәмендә катнашты.
Быел 231 еллыгын бәйрәм иткән Чистайга РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм РФ Мәдәният министрлыгы вәкиле килде.
22.09.2012
21 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 млн.476,9 мең кв. метр торак тапшырылган, бу еллык планның 59,6 процентын тәшки итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
22.09.2012
22 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, заказчы һәм подрядчыларның җайга салыган эше нәтиҗәсендә авыл клублары төзелеше буенча 16 объектта төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланган, башкарма комитетлар объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән. Әмма Татарстанда 2 атнада авыл клублары төзелешендә бары тик аз гына алга китеш булган районнар бар. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында торак тапшыру буенча узган киңәшмәдә белдерелде.
22.09.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узаган очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
21.09.2012
Бүген “Сочи-2012” XI халыкара инвестицион форум кысаларында ТР белән Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек Банкы Дәүләт корпорациясе (Внешэкономбанк) арасында “Иннополис” территориаль-бүлеп алынган инновацион үзәк булдыру проектын тормышка ашыруда хезмәттәшлек һәм багланышлар турында меморандумга кул куелды. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев барында документка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВЭБ башлыгы Владимир Дмитриев кул куйды.
21.09.2012
Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетытында университет ректоры вазыйфаларын башкаручы яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул – элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов.
21.09.2012
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумында Татарстан стендын карады. РФ Хөкүмәте җитәкчесен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
21.09.2012
Россия төбәкләренең уңышлы үсеш алуында субъект җитәкчеләренең федераль үзәк органнары һәм муниципалитет җитәкчелекләре белән бер-берсен аңлавы төп шартларның берсе булып тора. Бүген бу хакта ТР Президенты “Саклык банкы” “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумы кысаларында оештырган эшлекле иртәнге ашта белдерде.
20.09.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сочига килеп җитте. Адлер аэропортында аны Армавир шәһәре мэры Андрей Харченко каршы алды.
20.09.2012
Бүген Самарада Идел буе федераль округына кергән субъектларның Закон чыгару органнары ассоциациясенең утыз икенче утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Битләр: << 1861 1862 1863 1864 1865 1866 1867 1868 1869 ( 1870 ) >>