Татарстан Президенты Сочига килде

20.09.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сочига килеп җитте. Адлер аэропортында аны Армавир шәһәре мэры Андрей Харченко каршы алды.

Татарстан делегациясе составына вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов керә.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәрендә “Сочи-2012” XI халыкара инвестицион форумында катнашачак. Форумның пленар утырышында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгыш ясаячак, дип фаразлана. Шулай ук Татарстанда төзелә торган “Иннополис” шәһәрен тәкъдир итү форумның төп чараларының берсе була.

ТР Президенты матбугат хезмәте