Яңалыклар

18.10.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон Университеты (Питтсбург, АКШ) вәкилләре белән “Иннополис” инновацион шәһәр-иярчене базасында ИТ-университет булдыру проекты турында сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
18.10.2012
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм эксперт, Табигатьне саклау халыкара берлегенең табигый мирасны саклау буенча консультанты Калев Сепп Болгарда булдылар.
18.10.2012
Халыкара инвестицияләрне җәлеп итү буенча Татарстанның яңа проектлары республиканың бизнес-климатын гына яхшыртып калмый, яшьләргә реальләшү мөмкинлеген дә бирә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков чит ил инвестицияләре буенча беренче Мәскәү халыкара форумында белдерде.
17.10.2012
Бу көннәрдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия делегациясе составында Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре когрессының (КМРВСЕ) XXIII сессиясендә катнаша. Пленар утырыш кысаларында Конгресс комитетлары уставлары составы расланган. Бер тавыштан Ф.Мөхәммәтшин КМРВСЕ Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе итеп сайланган.
16.10.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүдә конкуренция һәм кече, урта эшмәкәрлек үсеше мәсьәләләре буена комиссия утырышында катнашты. Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов уздырды.
16.10.2012
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фонды Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев Халыкара Табигатьне Саклау Берлегенең (МСОП) табигый мирасны саклау буенча эксперты һәм консультанты Калев Сеппны кабул итте.
16.10.2012
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда Төркия Республикасының яңа Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Сабри Тунч Ангылы үз вазыйфаларына 2012 нче елның 12 нче сентябрендә керешкән. Дипломатик хезмәте вакытында Ангылы Төркия Чит ил эшләре министрлыгында, Тегеранда Төркия илчелегендә, Европа Союзында Төркиянең даими вәкиллегендә эшләгән. Казанга билгеләнгәнче Токиода Төркия Республикасының илчелегендә киңәшче булган.
16.10.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Тикшерү, модификация һәм төрле физик табигать материалларын алуның плазмалы технологияләре” (“Плазменные технологии исследования, модификации и получения материалов различной физической природы”) халыкара фәнни конференция катнашучылары белән очрашты. Очрашуда Россия фәннәр академиясе вәкил-хәбәрчесе Юрий Михайлов, Калифорния университеты профессоры Альфред Вонг, КМТТУ ректоры Герман Дьяконов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров катнашты.
15.10.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Таҗикстан Республикасы Генераль консулы Садык Имомов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте.
15.10.2012
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия делегациясе составында Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнаша.

Битләр: << ( 1861 ) 1862 1863 1864 1865 1866 1867 1868 1869 1870 >>