Яңалыклар

27.09.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер, Казан Кремлендә узган очрашудан соң, визит нәтиҗәләре турында журналистлар белән аралашты.
27.09.2012
Бүген Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер җитәкчелегендәге делегациянең Татарстан башкаласына рәсми визиты Казан Кремлендә төгәлләнде.
27.09.2012
Россиягә эш визиты белән килгән Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер бүген Казан (Идел буе) федераль университетында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
27.09.2012
Яшел Үзәндә Горький исемендәге мәдәният йортында Машиналар төзүче көнен бәйрәм итү булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның машина төзелеше тармагы эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
27.09.2012
“Без Татарстанга Люксембург бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә телибез. Республикага бу сәфәрегез ике арада яңа уртак проектлар тууга этәргеч бирер дип ышанабыз”. Бүген “Корстон”да Татарстан-Люксембург эшлекле форумы ачылышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында Люксембург Герцоглыгы премьер-министры Жан-Клод Юнкер җитәкчелегендәге делегациягә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.
27.09.2012
Татарстан җитәкчелеге ТРда бизнес ачуда һәм аны алып баруда Люксембург компанияләренә ярдәм итәргә әзер һәм алар белән хезмәттәшлек үсешенә өметләнә. Бу хакта бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда булган Люксембург делегациясе вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш вакытында белдерде.
26.09.2012
Бүген Казанга Бөек Люксембург Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер килде. "Казан" халыкара һава аланында делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
26.09.2012
Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыятенең Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Директорлар советы утырышы каравына биш мәсьәлә чыгарылган иде.
26.09.2012
Төбәк хакимиятләре хокук саклау органнары белән бергә торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең җылылык-энергия чыганаклары өчен булган бурычлары мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киңәшмә вакытында шундый эш йөкләде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
25.09.2012
Бүген Казанда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе яңа составының беренче утырышы узды. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров утырышта катнашу өчен ТР башкаласына килде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм Үзәк сайлау комиссиясенең тавыш бирү хокукына ия әгъзалары катнашты.

Битләр: << 1861 1862 1863 1864 1865 1866 1867 ( 1868 ) 1869 1870 >>