Илдар Халиков Альберт Гыйльметдиновны Туполев ис. Казан техник университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп тәкъдим итте
21.09.2012Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетытында университет ректоры вазыйфаларын башкаручы яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул – элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков профессор-укытучылар коллективына университетның яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
“Бүген бирегә университет ректоры вазыйфаларын башкаручы яңа җитәкче Альберт Гыйльметдиновны тәкъдим итәргә җыелдык”, - дип башлады чыгышын Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе.
Аны бу вазыйфага билгеләү турындагы боерык гамәлгә куючы – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан имзаланган дип белдерде ул. Әлеге боерык нигезендә 21 сентябрьдән башлап тиешле тәртиптә ректор расланганчыга кадәр КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфалары Альберт Гыйльметдиновка йөкләнә.
“Альберт Гыйльметдинов кандидутурасы очраклы сайланмады: ул вуз даирәсендәге кеше, Татарстанны яхшы белә, галим, профессор, физика-математика фәннәре докторы, 200 дән артык фәнни эш авторы, 14 патентка ия. Моннан тыш, Альберт Гыйльметдинов соңгы 3,5 елда зур административ тәҗрибә туплаган кеше. - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.
ТР Президенты матбугат хезмәте