Фәрит Мөхәммәтшин Самарада Идел буе федераль округына кергән субъектларның Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты

20.09.2012

Бүген Самарада Идел буе федераль округына кергән субъектларның Закон чыгару органнары ассоциациясенең утыз икенче утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Төбәк парламентлары башлыклары округ субъектларында дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткә кагылышлы законнарны куллану мониторингын булдыру перспективалары турында сөйләште. Шулай ук Самара губерния Думасы мисалында закон чыгару органнары һәм гражданнар җәмгыятенең хезмәттәшлеге хакында фикерләште.

Фәрит Мөхәммәтшин, коллегалары алдында чыгыш ясап, соңгы вакытта РФнең кайбер төбәкләренең, шул исәптән, Татарстанның да бик хәвефле хәл – диннең үз эчендә аерым юнәлешләрнең радикальләшү белән йөзгә-йөз очрашуын билгеләп үтте. Ул бу өлкәдә килеп чыккан проблемаларны хәл итү өчен, төрле дәрәҗәдәге хакимиятләрнең иҗтимагый һәм дини институтлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек кору буенча эшне көчәйтергә чакырды. “Бу куркыныч хәлгә бөтен көчне туплап кына каршы торырга мөмкин. Өстәвенә бу эштә федераль дәрәҗәдә генә түгел, төбәк һәм җирле дәрәҗәдә дә гражданлык җәмгыятенең актив катнашуы зарур”, - диде спикер. Фәрит Мөхәммәтшинның әлеге тәкъдиме утырышта хуплап каршы алынды.

Бүген Татарстан парламенты башлыгы эшлекле сәфәр вакытында, Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин белән очрашып, төбәкара хезмәттәшлек турында сөйләште.