Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «R1» генераль директоры Дмитрий Реутт һәм «БРОЗЭКС» компанияләр төркеменә нигез салучы Вячеслав Брозовский белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән очрашты.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кырында Саха Республикасы (Якутия) Хөкүмәте һәм "Туполев" ГАҖ (Ростех дәүләт корпорациясенең "ОАК" ГАҖ составына керә) арасында ниятләр турында килешү имзаланды. Килешү төбәкнең транспорт белән тәэмин ителешен арттыру һәм һава транспортын тәэмин итү өчен хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелә.
Документка Саха Республикасы Башлыгы Айсен Николаев һәм «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев кул куйдылар.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мегафон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән Смоленск өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Смоленск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Василий Анохин кул куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы һәм Ставрополь крае арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзалау Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ставрополь крае Губернаторы Владимир Владимиров кул куйдылар.
Бүген Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында республика территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытай милли химия-инжиниринг төркеме (CNCEC) идарәсе рәисе Дай Хаген белән очрашуында үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтү турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-11 Санкт-Петербург - Мәскәү трассасында КАМАЗ йөк машиналарының пилотсыз хәрәкәтен башлап җибәрүдә катнашты.
Чара М-11 трассасы участогында эксперименталь хокукый режим (ЭХР) кысаларында узды.