Яңалыклар

14.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәрнә килде. Төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу. 

13.06.2023

Татарстан халкы төзекләндерергә теләгән мәйданчык – ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлады. Онлайн-тавыш бирү барышында 400 меңгә якын кеше үз теләкләрен белдерде. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта киләсе елга нинди объектлар исемлеккә кертелүе һәм быел программа ничек үтәлүе турында сөйләделәр.

13.06.2023

Кибер киңлектә  арта барган десруктив активлык җитди кыенлыклар тудыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында белдерде. Утырышта катнашучылар кибер иминлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара КНИТУ-КАИ мәйданчыгында узды. Модераторы - Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов.

13.06.2023

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервының яңа составы (ТР идарәче кадрлар резервы) белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

12.06.2023

Бүген Казанда «Чернек күл» паркында Россия көне һәм «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин булдылар.

12.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Россия көнен бәйрәм итүгә багышланды.

12.06.2023

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора.

10.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабан туенда катнашучыларны һәм аның кунакларын сәламләве.

09.06.2023

Бүген Иннополис үзенең туган көнен билгеләп үтә. Хәзерге Россия тарихында иң яшь шәһәрне ачу тантанасыннан соң сигез ел узды.

09.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика сәнәгатьчеләре делегациясе Төркия Республикасына эш сәфәренә килде.

Битләр: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>