Бүген төштән соң Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар.
Искәртәбез, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килде. Ул шулай ук Чаллыда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүдә катнашты.
«Алабуга» МИЗда Антон Алиханов караган беренче мәйданчык «СОЛЛЕРС Алабуга» ҖЧҖ булды. «Соллерс» ГАҖ Директорлар советы рәисе Гадел Ширинов җитештерү һәм чыгарыла торган продукция линейкасы турында кыскача сөйләде. Антон Алиханов һәм Рөстәм Миңнеханов двигательләр җитештерү цехында, эретеп ябыштыру цехында, буяу цехында һәм модельләр җыю цехында булдылар. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгына перспектив модельләрне күрсәттеләр һәм локальләштерү планнарын тәкъдим иттеләр.
AURUS мәйданчыгында кунаклар җитештерү һәм үсеш планнары белән таныштылар. Аннары "Алабуга Политех" җитештерү-мәгариф үзәгендә булдылар.
«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белем бирү үзәгендә алып барыла торган белгечлекләр, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру перспективалары турында сөйләде.