Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан югары уку йортлары ректорлары һәм республикада урнашкан фәнни оешмалар җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда фән һәм мәгарифнең роле бермә-бер арта. Технологик лидерлыкка ирешү генә түгел, илебезнең суверенитетын тәэмин итү дә мөһим. "Бездә кадрлар әзерләүнең конкурентлы системасы төзелергә тиеш. Безнең югары уку йортлары тикшеренү үзәкләре булырга тиеш», - дип өстәде ТР Рәисе.
КФУ ректоры, республика Ректорлар советы рәисе Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары өчен мөһим документ «2036 елга кадәрге чорга, перспектива белән 2040 елга кадәрге чорга мәгарифне үстерү стратегиясе» булачак. Аның максаты - суверенитет һәм технологик лидерлыкка ирешү өчен ил ихтыяҗларына туры киләчәк заманча һәм сыгылмалы белем бирү системасын булдыру.
"Безнең барыбызның да бу стратегиягә кушылуыбыз бик мөһим. Монда инженерлык юнәлеше дә, һәркемнең үз конкурент өстенлекләре булган күп кенә башка юнәлешләр дә бар. Әлеге программа кысаларында өстенлекләр дә, алымнар да үзгәрәчәк. Бу финанслауга да бәйле булачак. Безнең бурыч - барыбызга да бу стратегиягә эләгү. Моның өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар дип уйлыйм», - дип ассызыклады КФУ ректоры.
Очрашуда катнашучылар мәгариф-тикшеренү инфраструктурасын һәм университет кампусларын үстерү турында аерым фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр башкаручы 120 оешма эшли. Республикада урнашкан югары уку йортларында 149 мең студент, шул исәптән 22 мең чит ил гражданы белем ала.