Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы агрофирмаларда эшчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен биналарны тулысынча тикшерергә кушты

24.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика агрофирмаларындагы эшчеләр вакытлыча яшәү өчен кулланыла торган барлык биналарны тикшерергә кушты.

Татарстан Республикасы Рәисенә Алабуга районының Малореченский бистәсендә булган янгын турында оператив рәвештә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 2:54тә килгән. Хезмәт урынына килүчеләр терлекчелек комплексы эшчеләрен вакытлыча урнаштыру өчен бинаның януын ачыклыйлар. Эчендә 39 кеше булган, 33е мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә алган. Алтысы һәлак була. Зыян күрүчеләр бар.

Рөстәм Миңнеханов тиешле хезмәтләргә бөтен республика буенча агрофермаларда эшчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен биналарны тулысынча тикшерергә кушты.

Моннан тыш, Алабуга районы җитәкчелегенә зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук урнаштыруда ярдәм итәргә кушылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.