Яңалыклар

19.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Русский стандарт" Директорлар советы рәисе Рөстәм Тарико белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында үтте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

19.04.2016

27 апрельдә Казандагы “Корстон” комплексында XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре уздырыла.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында булган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов хәбәр итте. Очрашуда шулай ук “Пульсар Венчур Кэпитал” (“Pulsar Venture Capital”) венчур фонды генераль директоры Павел Королев катнашты.

19.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.   

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.   

19.04.2016

Бүген Татарстанга Тюрингия (ФРГ) Премьер-министры Бодо Ромелов эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында Бодо Ромеловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршы алды.  

18.04.2016

Бүген Казан Кремлендә Россия чемпионнары һәм Чемпионнар лигасы җиңүчеләре - "Зенит" волейболчыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

18.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк банкының Россия инкассация берлеге (РОСИНКАС) президенты-рәисе Олег Крылов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте. 

18.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален "тормышына зыян килә алу шартларында хезмәт бурычын үтәү вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен" Татарстан Республикасы инкассациясе идарәсенең Түбән Кама участогы инкассаторына тапшырды. 

18.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (А.Н.Туполев ис. КНИТУ-КАИ, Четаев ур.) Россия төбәкләре яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слетын ачуда катнашты.

Слетта катнашучылар – яшьләр инновацион иҗат үзәкләре, балалар технопарклары, кампуслары укучылары, «Умник» и «Шустрик» бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук яшь инноваторлар – Россиянең 19 төбәгенең югары уку йортлары һәм стартаплары вәкилләре.

Слетның төп максаты – уйлап табу һәм  рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм һәм аны стимуллаштыру, мәктәп укучылары, югары уку йортлары студентлары һәм предприятиеләрдәге яшьләр арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.

18.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәген ачуда катнашты (Туполев ис. КНИТУ-КАИның 2 нче уку бинасы, Четаев ур.).

Илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге (Робот техникасы үзәге) Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Эйдос-робототехника» ҖЧҖ әзерләүче компания белән партнерлыкта булдырылды.

Проектның максаты – кече һәм урта предприятиеләрнең роботлаштырылган комплексларын һәм инновацион продукциясен сәнәгати  прототоиплаштыруны гамәлгә ашыру.

18.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИның Инженерлар лицее (Гагарин ур., 8) базасында Яшьләр инновацион иҗат үзәген ачты. Чарада шулай ук Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, Казан мэры Илсур Метшин, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Битләр: << 1351 ( 1352 ) 1353 1354 1355 1356 1357 1358 1359 1360 >>