Татарстан Республикасы Чехия партнерлары белән бизнес элемтәләрен урнаштыру һәм ныгыту яклы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Брно шәһәрендә Татарстан-Чехия эшлекле форумында белдерде. Форум эшендә Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, Татарстан белән Чехиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара Чехия Республикасының Көньяк Моравия краенда Брно шәһәрендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брнода (Чехия Республикасы) Чехия компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасында.
Очрашуларда Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек та катнашты.
Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты – безнең республиканың бер кисәкчеге, ул Татарстан мәдәнияте белән танышырга, бер-беребезне якыннан белергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брно шәһәрендәге (Чехия Республикасы) “Соно-үзәге” сәхнәсендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты Татарстан Республикасының Чехиядәге Көннәре кысаларында узды.
Икътисадый яктан үсеш алган төбәкләр – Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасындагы хезмәттәшлек Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек очрашуында хәбәр ителде.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Чехиядәге Илчелегенә һәм Чехиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенә, шулай ук Көньяк Моравия крае администрациясенә бүгенге эш сәфәрен оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Чехиядә (Брно шәһәре) Татарстан Республикасы Көннәрен һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын уздыру мөмкинлеге өчен дә ул рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде.
Брно шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, башка рәсми затлар каршы алды.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Көньяк Моравия крае администрациясенә юнәлде, анда Татарстан Республикасы Президенты һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы әңгәмә корды.
Бүген Казан оптика-механика заводында күчмә зенит-ракета комплекларыннан саклый торган "Президент-С" борт оборона комплексын җитештерәчәк "Стелла-К" производствосына рәсми старт бирелде. Эшләтеп җибәрүне символлаштыручы ноктага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Радиоэлектрон технологияләр" концерны генераль директоры Николай Колесов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский бастылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Су саклау зоналары елы программасын һәм Татарстан Республикасы паркларын һәм скверларын үстерү программасын гамәлгә ашыруга багышланган проект семинарында катнашты. Чара Казанда «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Метро ЭКСПО-2016” күргәзмәсендә булды.
Күргәзмә “Крокус Экспо” үзәге территориясендә узды. Ачылыш тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, “Саклык банкы” идарәсе рәисе Герман Греф, РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев катнашты.
Агымдагы 2016 нчы ел башыннан Татарстанның суд приставлары тарафыннан 342 мең башкарма производство кузгатылган, хәзерге вакытта барлыгы 1 млн 100 мең башкарма производство исәпләнә. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Радик Ильясов җиткерде.