Кытайга эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов King Long United Automotive Industry Co компаниясенең автобуслар җитештерүе һәм XGMA компаниясенең йөк төягечләр һәм экскаваторлар җыю эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан әфәнде һәм шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләре җитәкчеләре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Сямынь шәһәрендә «Татарстан-Фуцзянь» эшлекле форумы узды.
Форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасының туризм һәм инвестицион потенциалы турында видеоролик күрсәтелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәрен Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәрендә дәвам итте. Башта Татарстан Президенты Meiya Pico ИТ-компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
Кытай Чжэцзян провинциясенең Ханчжоу шәһәренә эш сәфәрен йомгаклап, Татарстан Республикасы Президенты Geely автомобильләр җитештерүче компаниядә булды.
"«Джили» компаниясе - Кытайда иң эре автомобильләр җитештерү компанияләренең берсе. Сез җитештерүче транспортның безнең илдә популярлыгы арта бара, дилер үзәкләренең челтәре киңәя бар. Татарстанда шулай ук машина төзү юнәлеше юскән. Без авыр йөк автомобильләре, вертолетлар, самолетлар һәм суднолар җитештерәбез. Безнең КАМАЗ авыр йөк автомобильләре бөтен дөньяда билгеле. Без сезнең компания белән багланышларга шат булабыз", - диде очрашуда Рөстәм Ммңнеханов һәм Татарстан Республикасына чакырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Hikvision компаниясендә булды, бүген «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы кысаларында бу компания белән ICL-КПО ВС Татарстан компаниясе Ниятләр турында беркетмә имзалады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alibaba компаниясенең баш офисында булды, анда аңа топ-менеджерлар компания эшчәнлеген тәкъдир иттеләр.
Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданда ФИФА Кубогының Казан шәһәре буйлап өч көнлек туры башланды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистлар партиясенең Чжэцзян провинциясе комитеты секретаре Чэ Цзюн белән очрашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрен оештыруда ярдәмнәре өчен һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәтен белдерде.
Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында Саба муниципаль районы белән Вэнлинь шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү һәм Кукмара муниципаль районы белән Юйхуань шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы ягыннан килешүләргә имзаларын Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев куйдылар.