Hikvision компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә тели

17.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Hikvision компаниясендә булды, бүген «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы кысаларында бу компания белән ICL-КПО ВС Татарстан компаниясе Ниятләр турында беркетмә имзалады.   

Hikvision офисында Рөстәм Миңнехановка компания эшчәнлеге тәкъдир ителде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов компания эшчәнлеге белән яхшы таныш һәм ул Татарстан Республикасы Президентына гамәлгә ашырылган уртак проектлар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты Иннополис МИЗ территориясендә җитештерү урнаштыру буенча республика белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте һәм компания вәкилләрен танышу өчен Татарстан Республикасына чакырды.

2016 - 2018 еллар эчендә «Таттелеком» ГАҖ Имин шәһәр һәм Имин ишегалды проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Hikvision компаниясе җитештергән 11 000 видеокамера сатып алган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте