Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, мунициципаль районнар җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Көн тәртибендә «2017 елда коррупциягә каршы көрәш эше, 2018 елга коррупциянең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү чаралары турында»гы мәсьәлә иде.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар шһәрендә булды, анда ул «Кол Гали» кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.
Объектны карап чыгуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, «ТР «ГИСУ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камиль Ногаев, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AB InBev компаниясенең Россиядәге һәм Украинадагы президенты Дмитрий Шпаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саратовта эш сәфәрендә булды. Анда ул Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә утырышында катнашты.
Уртак киңәшмәне Саратовта Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырдылар.
Чара кысаларында ИФО төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре укучы яшьләр арасында деструктив карашлар һәм агымнар таралуын кисәтү, наркотиклар һәм психотроп матдәләр, алар перкурсорлары округ территориясендә таралуны кисәтү турында сөйләштеләр.
Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 кунаклары өчен туристик маршрутлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буе төбәгендә беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» металл үзәген ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Төп максаты – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында территориясендә «ММК-Джошкуноз Алабуга» яңа сервис метал үзәген ачу тантанасында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «IC Holding» Төркия холдингы делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит" Казан волейбол командасын бу сезонда биш турнирда җиңүләре белән котлады. Команданы Казан Кремлендә котладылар. Әлеге спорт сезонында "Зенит-Казан" биш турнирда җиңүче булды. Команда Россия чемпионатында, Россия Кубогы һәм Суперкубогында, Чемпионнар лигасы һәм клублар арасында дөнья чемпионатында катнашты.
Татарстан Республикасы муницпаль районнарында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү дәрәҗәсе турында бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты.