Рөстәм Миңнеханов Alibaba компаниясендә булды

17.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alibaba компаниясенең баш офисында булды, анда аңа топ-менеджерлар компания эшчәнлеген тәкъдир иттеләр.

«Без  интернет-коммерция һәм мәгълүмат-коммуникация хәл ителешләре өлкәсендә бөтендөнья лидерларының берсе – «Alibaba» төркеме белән яхшы танышбыз. Безнең ил халкы сезнең хезмәт күрсәтүләрдән файдалана. Сезнең интернет-кибет аша күпләгән ваклап сату гамәле башкарыла. 2016 елда Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында мин Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловның «Alibaba Group» рәисе Джек Ма әфәнде белән очрашуында катнаштым», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен һәм инновацияләрне үстерү – безнең өстенлекле юнәлешләребезнең берсе. Татарстан Россиядә алдынгы технологияләрне көндәлек тормышка кертү буенча алдынгы төбәктән санала.   Мәгълүмат-коммуникация хәл ителешләре бүген төрле тармакларны үстерүдә бәйләүче элемент һәм катализатор булып тора. Россиядә яңа төзелеп килүче Иннополис шәһәрендә без бөтендөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура булдырдык. 2017 ел йомгаклары буенча «Иннополис» МИЗ территориясендә гомуми инвестицияләре 11 млрд. сум чамасында 60 компания-резидент теркәлгән. «Иннполис» башта Россия IT компанияләре эшләнмәләре өчен хаб булды, ә аннары чит илләр фирмалары өчен дә. Без «Alibaba» компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер, шул исәптән  Иннополис МИЗ территориясендә компаниянең җитештерүен урнаштыру һәм Татарстанда логистика үзәген ачу буенча да», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу хакта фикер алышу өчен «Alibaba» вәкилләрен Татарстан Республикасына чакырды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте