Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы инкассация идарәсен 80 еллыгы белән котлады

01.08.2019

Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Татарстан Республикасы инкассация идарәсе коллективын Россия инкассация хезмәте оешуга 80 ел тулу белән котлады.

Тантаналы чара “Корстон” мәйданчыгында узды (Казан).

Тантана башланганчы Рөстәм Нигъмәтуллин һәм аны озата йөрүчеләр инкассация хезмәте өчен билгеләнгән автомобильләр күргәзмәсе белән таныштылар.

Алга таба Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Президенты, ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Татарстан Республикасы инкассация идарәсе коллективын һәм ветераннарны Россия инкассация хезмәте оешуга 80 ел тулу белән котлады.

Ул инкассация идарәсе хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

“Идарәнең һәрбер хезмәткәренә киләчәктә һөнәри үсеш, мөһим бурычларны үтәгәндә ныклык телим”, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Аннары алдынгы хезмәткәрләргә ТР Дәүләт бүләкләре таршырылды (“Фидакарь хезмәте өчен” медале, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте).

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.