Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унбишенче утырышында катнашты

24.09.2020

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унбишенче утырышы уза.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.    

Парламентарийлар берничә мәсьәләне, шул исәптән 9 республика закон проектын беренче укылышта карыйлар.

«Милли ата-аналар комитеты» төбәкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе Ирина Волынец Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде. 74 депутат аның кандидатурасы өчен тавыш бирде, 6сы - каршы, 4се - хуплады.

2010 елдан бирле әлеге вазыйфада эшләгән элеккеге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның вәкаләтләре, срогы тәмамлануга бәйле рәвештә, туктатылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гүзәл Удачинага башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа эшчәнлектә уңышлар теләде.

Бүген ТР Конституция суды урынбасарын сайлау мәсьәләсе дә каралды. Ул-республика Конституция суды судьясы Эльмира Мостафина.

ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов депутатларга хәбәр иткәнчә, бүген узган Татарстан Республикасы Конституция суды утырышында Эльмира Мостафина кандидатурасын ТР Конституция суды Рәисе урынбасары итеп сайлау турында карар кабул ителгән. Депутатлар бертавыштан Эльмира Мостафинаны Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары итеп сайладылар.

Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда, 2021 елга Татарстан Республикасының хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган төбәк коэффициентын билгеләү турында закон проекты кабул ителде. Парламентарийлар ТР Хезмәт, халыкны эш тн тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елга хезмәт мигрантлары өчен керем салымын исәпләү өчен төбәк коэффициентын раслау турындагы тәкъдимен хуплады.

ТР Хезмәт, халыкны эш тн тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республикада хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыручы төбәк коэффициентын патент нигезендә физик һәм юридик затларда наем буенча хезмәт эшчәнлеген башкаручы чит ил гражданнарының физик затлары кеременә салым буенча беркетелгән аванс түләүләренә 1,95 (2020 – 1,9) күләмендә билгеләү тәкъдим ителә. Патент бәясе 4551,3 сум тәшкил итәчәк.

ТР Дәүләт Советы утырышында Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен, Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. 2021 елда аның күләме элеккеге дәрәҗәдә калачак һәм 8 232 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр төбәктә пенсионерның яшәү минимумы күләме агымдагы финанс елына билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумы күләменнән түбән булса, пенсиягә социаль өстәмә билгеләнә. Россия Федерациясе буенча тулаем алганда, пенсионерның яшәү минимумы база вариантында 2021 сумга 9 512 сум тәшкил итәчәк.

Тулырак мәгълүмат https://gossov.tatarstan.ru/


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Дәүләт Советы материаллары буенча.