Владимир Путин төбәк сайлаулары барышында Бердәм тавыш бирү көнендә сайланган Россия Федерациясе субъектларының иң югары затлары белән очрашу уздырды

24.09.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин төбәк сайлаулары барышында Бердәм тавыш бирү көнендә сайланган Россия Федерациясе субъектларының 20 иң югары вазыйфаи заты белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов та видеоконференция режимында узган очрашуда катнашты.

Владимир Путин очрашу башында барысын да төбәк башлыкларының югары вазифаларына сайланулары белән котлады.

«Мондый ышаныч – ул һәрвакытта да алда торган эшләр өчен зур җаваплылык. Әлбәттә, сез моны яхшы аңлыйсыз, - диде Россия Президенты, Федерация субъектларының югары вазыйфаи затларына мөрәҗәгать итеп. - Сезнең арада элегрәк төбәкләргә җитәкчелек иткән кешеләр дә, губернаторлар сайлауларында беренче тапкыр җиңү яулаучылар да бар. Сезнең барыгызның да максаты бертөрле – эшләргә, үз-үзеңне аямаска, һәм сез җитәкчелек иткән төбәкләрдә, илдә, Россиядә кешеләргә хезмәт итү өчен сизелерлек нәтиҗәләргә нәтиҗәләргә ирешергә".

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, сайлаулар югары конкуренция белән узды. Партияләрнең, кандидатларның иң киң спектры тәкъдим ителде. Шул ук вакытта Үзәк сайлау комиссиясе, җәмәгать күзәтүчеләре узган елгы сайлаулар белән чагыштырганда хокук бозулар турында шикаятьләр һәм хәбәрләрнең кимүен теркәгән.

"Сайлауларда сайлау процессында катнашу гражданнар өчен максималь куркынычсыз булсын өчен коронавирус инфекциясе белән бәйле барлык кирәкле саклык чаралары да үтәлде. Ә өч көнлек тавыш бирү вакыты төрле сәбәпләр аркасында элек сайлау участогына килеп җитмәгән кешеләрнең фикерен исәпкә алырга мөмкинлек бирде", - дип ассызыклады ул.

«Тавыш бирү нәтиҗәләре бик ышанычлы – кешеләр сезгә ышаналар. Сүз уңаенда, болар барысы да Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү белән бәйле күптән түгел узган кампания фонында булды. Сүз дә юк, төбәкләрдә кешеләр үткәрелгән чараларга мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр, һәм, әлбәттә, Төп законда – Конституциядә теркәлгән күп кенә әйберләр урыннарда тормышка ашырылырга тиеш. Кешеләр, әлбәттә, төбәкләрдә тормышны яхшыртуда, глобаль һәм мөһим проблемаларны хәл итүдә – сезгә өметләрен баглыйлар. Ышанам ки, бу өметләрне аклау өчен, сез барысын да эшләрсез, - диде Владимир Путин. - Безнең алда, бөтен ил алдында хәзер зур бурычлар тора, илкүләм проектлар, илкүләм үсеш максатларына ирешү күз алдында тотыла. Һәм хәзер стандарт булмаганча, бик катлаулы вәзгыятьтә эш итә белергә туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, төбәкләр башлыклары буларак, сезгә эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау буенча аерым вәкаләтләр һәм җаваплылык тапшырылган иде. Шуңа бәйле рәвештә, тагын нәрсә әйтәсе килә: бездә хәзер грипп, ОРВИ, гомумән, көнкүреш инфекцияләре проблемасы була торган көзге чор җитә. Кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә кирәк. Тик әле COVID-19 узмаган, тулысынча төгәлләнмәгән, эпидемиягә каршы көрәш белән бәйле эш әле тәмамланмаган.

Шуңа күрә безгә бер генә проблеманың да икенчесенә өстәлүенә юл куярга ярамый. Һәр конкрет төбәктәге вәзгыятьтән чыгып, өлкән буын кешеләрен саклап калу буенча комплекслы чаралар программасын эшләргә кирәк – нәкъ менә өлкән буын кешеләрен һәм төрле хәлләр аркасында шушы төркемгә кергән кешеләрне саклап калу кирәк. Шул исәптән бу ниндидер хроник авыруларга да бәйле. Мин сезне бу мәсьәләләргә игътибарлы булырга, төбәктә сәламәтлек саклау системасын җайга салырга, гражданнарның мәнфәгатьләрен тәэмин итәргә чакырам.

Әлбәттә, кешеләр белән бик тыныч, ягымлы эшләргә кирәк, бүгенге вәзгыятьнең кыенлыгын аңлатырга, әлбәттә, кирәкле кагыйдәләрне үтәргә, шул исәптән битлек режимы буенча да. Әлбәттә, бу һәрвакытта да уңайлы түгел кешеләр өчен, әмма авырырга да ярамый. Шуңа күрә бу эшне эзлекле, рәвештә башкарырга кирәк.

Шул ук вакытта нормаль эшлекле ритмны торгызу, сәнәгать, агросәнәгать комплексы, кече һәм урта бизнес тармакларына ярдәм итү, кешеләрнең мәшгульлеген, керемнәрен торгызу буенча эшне дәвам итү мөһим. Һәм бу юнәлешләрнең һәрберсе сездән даими игътибар һәм чиктән тыш мобилизация таләп итә".

"Эпидемия, аның нәтиҗәләре аркасында-шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу икътисадый һәм социаль өлкә өчен катлаулы чорны без башка дәүләтләргә караганда күпкә йомшаграк узабыз, – хәзер безнең эшнең конкрет параметрлары буенча төгәллекләр әзерләнә. Ә төгәллекләр кирәк. Шул исәптән Дәүләт Советы Президиумының булачак утырышында төбәкләр белән бергә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планнары буенча фикер алышачакбыз. Федерация субъектларының фикере монда бик мөһим, чөнки чараларның төп өлеше  нәкъ менә территорияләрдә, урыннарда тормышка ашырыла.

Хәзер финанс, ресурс өстенлекләрен урнаштыруга, срокларны планлаштыруга карата объектив якын килү кирәк булачак. Ләкин шуны ассызыклыйсым килә: илкүләм проектларның асылы, мәгънәсе, төп юнәлешләре һәм бурычлары үзгәрешсез кала.

Сүз, барыннан да элек, гражданнарның, Россия гаиләләренең тормыш сыйфатын күтәрү, сәламәтлек саклауны һәм мәгарифне үстерү, лаеклы хезмәт шартлары, уңайлы, имин мохит тудыру турында бара.

Тагын бер кат кабатлап әйтәм, сез үзегез моны яхшы аңлыйсыздыр: бу мәсьәләләрне хәл итүдә уңыш күп очракта төбәкләрдә, һәр муниципалитетта эшнең ничек баруына бәйле. Һәм монда, һичшиксез, сезнең федерация субъектлары башлыклары буларак, идарә итү күнекмәләрегез, үзегезгә җаваплылык алырга әзерлегегез зур, шул ук вакытта үз командагызга, югары квалификацияле профессионалларга таянуыгыз да зур роль уйный.

Әлбәттә, иң мөһиме – кешеләрне ишетергә кирәк. Көн саен, сайлау алды кампаниясе чорындагы кебек үк, алар белән ачык диалогта булу, даими рәвештә җанлы, бюрократизацияләнмәгән кара-каршы элемтә булу. Әгәр сез нинди дә булса тәнкыйди кисәтүләрне ишетсәгез, кайчагында хәтта, бәлки, хәтта кискен дә булырга мөмкин, сез моны үәл итә белергә тиеш. Киресенчә, бу гадел тәнкыйтьне исәпкә алырга, гражданнарның чын ихтыяҗларын аңларга һәм нәкъ менә аларның ихтыяҗларыннан чыгып эш итәргә кирәк. Бары тик барлык дәрәҗәләрдәге хакимият кенә, чыннан да, нәтиҗәле булырга мөмкин".

Россия Президенты төбәк сайлаулары барышында Бердәм тавыш бирү көнендә сайланган Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затларына төбәкләр үсеше мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле, уңышлы эш теләде 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. kremlin.ru материаллары буенча.