Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Герб һәм гимн белән беррәттән флаг Татарстанның иң мөһим дәүләт символларының берсе һәм горурлык предметы булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бәйрәм уңаеннан шәһәрләрдә һәм районнарда гамәлләр һәм тематик чаралар узачак.
Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларына бәйрәмгә багышланган агарту чараларын оештыруда ярдәм күрсәтергә кушты.
"Иртәгә иң җылы һәм күңелгә ятышлы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтеләчәк, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. - Ана мәхәббәте - ул безгә тормышта таяныч һәм үз-үзебезгә ышаныч бирә торган нәрсә. Аналарның зирәклеге, аларны тәрбияләү һәм кайгырту аша тел, гореф-гадәтләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр тапшырыла. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына Әниләр көненә багышланган чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк".
Аерым игътибар Ватанны саклаучыларның әниләренә һәм хатыннарына, «Ата-ана батырлыгы» ордены, «Ата-ана Даны» ордены һәм «Ана даны - Материнская слава» медальләре белән бүләкләнгән хатын-кызларга, шулай ук күп балалы әниләргә биреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, гадәттәгечә 1-10 декабрьдә илдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы узачак. Быел ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу вакыйга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан Рәисе республика органнары, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә тиешле мәдәни чаралар һәм хәйрия гамәлләре оештырырга, инвалидларны эш белән тәэмин итүне көчәйтергә, инвалид МХОдә катнашучыларга аерым игътибар бирергә кушты.
Шулай ук республикада уңайлы мохит булдыру буенча эш дәвам итәчәк, беренче чиратта - социаль объектларга, җәмәгать урыннарында һәм торак фондына керү урыннарында.