Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларына багышланган утырышында катнашты

27.11.2025

Татарстан Республикасында икенче ел юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләрнең һәлак булуы арту күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларның нәтиҗәләрен киметү чараларына багышланган утырышында сөйләштеләр.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында чарада республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2025 елның 10 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 275 кеше һәлак булган, 3258 кеше яраланган.

Шулай итеп, 2025 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проектының исәпләнгән максатчан күрсәткече - юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны кимү артып киткән. (2025 елның 10 аенда - 268 дип фаразланса; һәлак булганнар саны дөреслектә - 275).

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, утырыш барышында чыгыш ясап, искәрткәнчә: 2025 елның 14 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 841 номерлы Указы белән Россия Федерациясендә 2030 елга һәм киләчәктә 2036 елга кадәр юл хәрәкәте иминлеген арттыру стратегиясе расланган. Документ юл хәрәкәте иминлегенең хәзерге торышына һәм аның үсеш тенденцияләренә киң бәя бирә. Стратегиянең төп максаты - юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санын 2030 елга -бер ярым тапкырга, 2036 елга - 2 тапкырга киметү.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бу стратегия мөһим бурыч куя – юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын тагын да киметү. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада 2023 елга кадәр юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны кимегән.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау чараларына һәм башка күрелә торган чараларга карамастан, борчулы күрсәткечләр бар. Республикада икенче ел юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләр үлеме арту күзәтелә. Әгәр 2024 елның 10 аенда бу 268 кеше булса, 2025 елның 10 аенда – 275 кеше һәлак булган.

Бүгенге утырыш өчен әзерләнгән аналитик материалларны өйрәнергә һәм алар буенча актив эшләргә кирәк, чөнки мәгълүматлар күп җыелган, диде Татарстан Рәисе. Ул муниципаль районнарда юл хәрәкәте иминлеге комиссияләрен активрак эшләргә өндәде. "Урыннардагы комиссияләр эшләргә, аңларга тиеш, - диде ул. - Без юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны югары булуы турында сөйлибез, ә тагын күпмесе җәрәхәтләнә!»

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, гомерләрне саклап калу буенча чаралар мөһим. Ул шулай ук ата-аналарны балигъ булмаган балалар транспорт чарасына утырган очракларга җаваплырак карарга өндәде. "Ата-аналарга да җаваплылык булырга кирәк", – диде ул, яшүсмерләр куркыныч транспорт төрләре-квадроцикллар, мотоцикллар һәм башкаларны йөрткән килеш эләккән вәзгыятьне шәрехләп.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.