2021 елда өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәм өчен 6 млрд сум бүлеп бирелгән

28.09.2021

Татарстанның һәр дүртенче кешесе өлкәннәр категориясенә керә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР ның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

“Соңгы елларда 100 яшьтән өлкән кешеләр саны арта бара. 2017 елда республикада йөз яшен тутырган 170 кеше булса, бүгенге көндә андыйлар саны 189 җитте, ягъни 11%ка артты”, - диде Эльмира Зарипова.

Ул Татарстанда яшәүче иң өлкән хатын-кызга - 108, ир-атка - 104 яшь булуын белдерде.

108 яшьлек хатын-кыз Әлмәт районында яши. Ул 1913 елның 27 сентябрендә дөньяга килгән. Иң өлкән ир-атка 104 яшь. Ул 1917 елның 2 гыйнварында туган һәм бүгенге көндә Казанда яши.

“Соңгы алты ел эчендә республикада өлкәннәр саны 7% ка артты. Бүгенге көндә Татарстан халкының дүрттән бере — өлкән кешеләр. Алар арасында күпчелекне 65 яшьтән узганнар тәшкил итә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең 28%ы авыл җирендә яши, - диде Эльмира Зарипова.

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, 2021 елда өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәм өчен 6 млрд сум бүлеп бирелгән.

“Быел республика бюджетыннан социаль ярдәм чаралары өчен 13,5 млрд сум бүлеп бирелде, шулардан 6 млрд сум өлкәннәргә ярдәм өчен җибәрелә”, - диде ул.

“Өлкән яшьтәге кешеләрнең төп кереме - пенсия. Татарстанда пенсиянең уртача күләме 15475 сум тәшкил итә. Пенсиясе яшәү минимумыннан кимрәк булганнар өстәмә федераль түләү ала. Кызганычка каршы, андый кешеләр дә бар. Өстәмә түләү федераль бюджеттан күчерелә”, диде Эльмира Зарипова.

Билгеле булганча, быел Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 8423 сум тәшкил итә.

Эльмира Зарипова шулай ук өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен октябрьдә бердәм телефон номеры эшли башлаячагын хәбәр итте – 8(800) 600-42-34.


“Татар-Информ” МА.