Татарстан Президенты Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган тантаналы парадта булды

28.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде. Визит кысаларында ул Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган тантаналы парадта булды. Татарстан делегациясе составына шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да керде.

Парадны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмәдов кабул итте. Тантаналы чарада Төрекмәнстан Оборона министрлыгы, Милли иминлек министрлыгы, Дәүләт чик буе хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре катнашты. Бәйрәм смотрында шулай ук Һава хәрби судноларының һәм хәрби корабларның төрле төрләре дә катнашты.

Хәрби парадтан соң хезмәт коллективлары, Төрекмәнстан төбәкләре вәкилләре, спортчылар һәм мәдәният эшлеклеләре бәйрәм йөреше булды.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.