Халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре - безнең даими өстенлегебез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Россия ГХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГХМ йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов хәбәр итү чараларының һәм элемтәнең яңа перспектив үрнәкләре, шулай ук янгын җиһазларының һәм җайланмаларының яңа үрнәкләре белән танышты.
Ел йомгакларын ясап, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, узган елда республика территориясендә 4992 янгын теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 18%ка кимрәк (6096). 2,8 млрд. сумлык матди кыйммәтләр сакланып калынган. Гомумән алганда, ел нәтиҗәләре буенча янгыннарда һәлак булучылар саны 28 процентка кимү күзәтелә.
Торак секторы объектларында янгыннарның гомуми өлеше якынча 50% тәшкил итә (2292). Аларда 117 кеше һәлак булган, шул исәптән 86 кеше исерек килеш.
Республикада гражданнарның йортларында автоном янгын хәбәр итүчеләрен урнаштыру эше дәвам итә. Узган ел 19 мең йортта 52 меңнән артык хәбәр итүче урнаштырылган.
Янгыннан саклану көчләренә һәм чараларына килгәндә, республиканың барлык 3119 торак пункты барлык төр янгыннан саклану бүлекчәләренең норматив барып җитү радиусында тора (100% каплау). Бу 1 меңнән артык бүлекчә, аларның саны 15 меңгә якын, 2 меңгә якын техника белән коралланган.
Узган ел 3108 планлы һәм 3811 планнан тыш чаралар үткәрелгән. 23504 янгынга каршы чаралар үтәлергә тәкъдим ителгән, шуларның 22378е үтәлгән, бу 95,2% тәшкил итә. Кече һәм урта бизнес субъектларына административ йөкләнешне киметү буенча эш дәвам итә.
2022 елда республиканың су объектларында - 86 кеше, шул исәптән 9 бала һәлак булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 кешегә кимрәк (94 кеше, шул исәптән 9 бала). Суда куркынычсыз ял итүнең төп шартларының берсе - җиһазландырылган пляжлар булу. Татарстан территориясендә алар барлыгы 50 рәсми рәвештә теркәлгән. Быел тагын 16ны ачу планлаштырыла. Шулай итеп 66 пляжга җыела.
Эзләү-коткару хезмәте көче белән 1800дән артык эзләү-коткару операциясе үткәрелгән, 886тан артык кеше коткарылган.
Соңгы елларда җылыту сезоны һәлакәтләрсезуза. Соңгы тугыз елда республика территориясендә язгы ташуларга бәйле гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.
Моннан тыш, 2022 ел дәвамында урман янгыннарына юл куелмаган, гәрчә бер ел элек алар 25 булса да. Оештыру һәм гамәли чаралар комплексы һәм министрлыклар һәм ведомстволарның тыгыз хезмәттәшлеге аркасында югары нәтиҗәләргә ирешелгән.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллинның нотыгыныңының тулы тексты белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, Татарстан өчен, бөтен илдәге кебек үк, узган ел җиңел булмады. МХО үткәрү тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә чагылыш тапты. Шуңа да карамастан, республика килеп туган проблемаларны лаеклы рәвештә хәл итә.
«Безнең халык башкаларның проблемаларына битараф булмавы белән аерылып тора, һәрвакыт башкаларның кайгыларын уртаклаша. Без Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән 2 меңнән артык мәҗбүри күченүчене кабул иттек, шул исәптән 500гә якын бала. Бүгенге көндә вакытлыча урнаштыру пунктларында 665 кеше, шуларның 149ы балалар. Калганнары республикабызның шәһәр һәм районнарында туганнары белән яши. Уртак тырышлык белән без Донецк һәм Луганск халык республикаларына 1328 тонна гуманитар йөк җыйдык һәм илтеп җиткердек", - диде ТР Президенты.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов эшнең оператив күрсәткечләрен яхшыртуның гомуми тенденциясе саклануын билгеләп үтте. Узган ел янгыннар саны 18%ка кимегән, аларда һәлак булучылар саны 28%ка кимегән, суда һәлак булучылар саны 8,5%ка кимегән. «Динамика уңай. Бу - барлык хезмәтләрнең дә зур эше. Без сезгә сыйфатлы эшегез өчен бик рәхмәтле. Бу динамиканы саклап калу мөһим», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов «Хәбәр итүче куйдыр - якыннарыңны сакла!» гамәлен тормышка ашыруны уңай бәяләде. Узган елда 19 мең йортта 52 меңгә якын хәбәр итүче урнаштырылган. Шул ук вакытта янгын хәбәр итүчеләренең 16 очракта эшләве теркәлгән, 91 кеше коткарылган, шул исәптән 20 бала. 7 ел эчендә 131 мең 807 йортта 396 мең 569 хәбәр итүче урнаштырылган. 101 очракта 262 кеше вакытында хәбәр алган һәм коткарылган. «Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Һәркемнең гомере кадерле!» - дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук республикада халыкка хәбәр итү системасының торышы түбән дәрәҗәдә булуы ачыклануын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов аның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле чаралар комплексын кабул итәргә өндәде.
Республика Президенты кешеләр күпләп була торган объектларда, бигрәк тә балигъ булмаганнарның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тәүлек буе була торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләсенә аерым тукталды. Кемеровода шәхси картлар йортында булган һәм 20дән артык кешенең гомерен өзгән фаҗига кабатланмаска тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалар эшчәнлеген игътибар белән күзәтергә чакырды. Кирәк булганда федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә.
Рөстәм Миңнеханов МХО үткәрүне исәпкә алып, гражданнар оборонасының саклану корылмаларының әзерлеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Тиешле йөкләмәне элегрәк Россия Президенты Владимир Путин биргән иде.
«Безнең алда җитди бурычлар тора. Гражданнарның тормыш эшчәнлеген һәм иминлеген тәэмин итү - өстенлекле юнәлеш. Боларның барысы өчен дә без сезнең белән бергәләп җаваплы. Сезнең ведомство киләчәктә дә югары профессиональлек күрсәтәчәк, ә шәхси состав кешеләрне коткарганда кыюлык һәм батырлык күрсәтәчәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан ТР Президенты ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.