Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде

18.01.2023

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан Тышкы эшләр министры урынбасары Бердынияз Мәтиев һәм Россиянең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин каршы алды.

Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркмән бизнес-форумының пленар утырышында, Аркадагта Ахал вилаятенең җәмыгъ мәчетенә нигез салу тантанасында катнашачак, шулай ук Ашхабадта «КАМАЗ» ГАҖ сервис үзәгендә булачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов һәм Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Милли Генгеш Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашулары планлаштырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.