Иртәгә, 2023 елның 20 гыйнварында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Утырышта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Коллегия утырышының онлайн-трансляциясе Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында оештырылачак (сылтама сайтның төп битендә урнаштырылачак - https://prav.tatarstan.ru чара 20 гыйнварда 10.00 сәгатьтә башлана.