Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстанда аукционнар узган федераль һәм республика программалары буенча эшләрнең ничек баруы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше дәвам итә («Чиста су» федераль программасы) һәм Чаллы шәһәрендәге ике юл («Торак» федераль программасы).
«Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (эшләр 55% тәшкил итә), Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү (эшләр 49% тәшкил итә), Түбән Кама сусаклагычында үткәргечләрне демонтажлау (3,7%), Казандагы Самосырово полигонын рекультивацияләү (эшләр 58% тәшкил итә) эшләре бара.
Буа мәдәният йортын реконструкцияләү эшләре дәвам итә, эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алып барыла (үтәлеш - 58%).
«Демография» илкүләм проекты буенча Казан шәһәрендә ике балалар бакчасы төзелә.
«Мәгариф» илкүләм проекты буенча быел төзелгән контрактлар кысаларында ике мәктәп төзелеше җәелдерелгән. Бу Тукай районының Шилнәбаш авылындагы 100 урынга исәпләнгән (төзелеш-монтаж эшләре 70% тәшкил итә) һәм Казан шәһәрендә Сибгат Хәким урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән (41%) мәктәп бинасы.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мамадыш шәһәрендә (240/120 урын) мәктәп-бакча төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эш күләме 78% тәшкил итте.
«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы буенча Кама Тамагы т.п. янында Куйбышев сусаклагычын ярларын ныгыту алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 64% тәшкил итә.
Республика программалары буенча төзелгән контрактлар кысаларында 7 яшьләр үзәгенә капиталь ремонт эшләре алып барыла, эшләр 9,5% тәшкил итә. Шулай ук Нурлат һәм Ютазы районнарында ике яшүсмерләр клубына ремонт ясала (алар буенча эшләр - 2 һәм 4%). Бу программага барлыгы 4 объект кертелгән.
Марат Айзатуллин шулай ук күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау колачлы программасына әзерлек турында да хәбәр итте. 2023 елда бу программага гомуми мәйданы 4 млн 360 мең кв метр булган 716 күп фатирлы йорт кергән. Программаның финанс күләме 6 млрд 198 млн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүгенгә торглар 84 күп фатирлы йорт буенча - 219 лифт алмаштыруга, шулай ук 46 күп фатирлы йорт буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул программаның 2023 ел ахырына кадәр тәмамланырга тиешлеген искәртте. Программа кысаларында Татарстанның 10 муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми мәйданы 4 мең кв.м диярлек булган 102 бинаны күчерергә кирәк.