Бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә мәсьәләне аерып күрсәтте. Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә буенча барлык муниципаль районнарны тоташтырып узды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган атнада төбәктә көннәр бик салкын булды, хәзер температура климат нормалары чикләрендә тотрыкланды, шулай да республикада яшәүчеләрнең күбесе җылылыкка бәйле проблемаларга зарлануларын дәвам итә. «Социаль челтәрләрдә күп санлы шикаятьләр теркәлгән. Иң зур өлеше Казан, Чаллы, Түбән Кама муниципалитетларыннан килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әгерҗе шәһәрендә узган ел ахырыннан кешеләр җылылык һәм кайнар су өзеклекләреннән зарлана. Әйтик, 18 гыйнварда Азнакайда авария булган, 20 меңнән артык кеше яшәгән 186 күп фатирлы торак йорт, шулай ук 26 социаль объект җылылык белән тәэмин ителмичә калган».
Бу хәлләрне оператив рәвештә төзәткәннәр, әмма шуңа да карамастан - бу сигнал, мондый әйберләрне булдырмый калырга кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, җылылык челтәрләрендә тәртип тәэмин ителергә тиеш, котельныйларны күзәтергә кирәк.
«Администрация башлыкларына, Төзелеш министрлыгына, җылылык энергиясе белән тәэмин итүчеләргә – җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Аларны вакытында ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү, җылылык сезонында авария хәлләренә юл куймау буенча барлык чараларны күрергә. Тормыш эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре - беренче номерлы мәсьәлә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук республика башкаласы Казанда Махсус олимпиаданың Бердәм уеннары узачагын искәртте (2023 елның 21-27 гыйнварында). Ярышлар 10 җәйге һәм 8 кышкы спорт төрләре буенча бер үк вакытта үткәреләчәк. Уеннар 14 спорт объектында - Казанда һәм «Зөя таулары» тау чаңгысы комплексында узачак. Аларны югары дәрәҗәдә үткәрүне тәэмин итәргә, ярышларда катнашучылар һәм җанатарларның республикада уңайлы һәм куркынычсыз булулары өчен барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук спорт объектларында һәм җәмәгать урыннарында иминлекне тәэмин итәргә кушты.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, кичә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составта беренче утырышы узган. Иҗтимагый палатаның рәисе итеп яңа срокка Зилә Вәлиева сайланган.
«Иҗтимагый палата - республикада иҗтимагый процессларны координацияләүнең мөһим үзәге, диде Рөстәм Миңнеханов. - Хәзер аның алдында гражданлык җәмгыятен үстерү буенча мөһим бурычлар тора. Дәүләт хакимиятенең барлык органнары ТР Иҗтимагый палатасы белән актив хезмәттәшлек итәргә тиеш».