Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары ачыла. Тантана башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан җыелма командасы спортчылары һәм тренерлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.
Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары инклюзив җәмгыятьне үстерүгә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Спортчылар һәм тренерлар ТР Президентына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Татарстан командасы составында 126 кеше: 95 спортчы һәм 18 тренер бар. Атлетлар 15 дисциплинада катнашачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары - ел саен үткәрелергә тиешле зур һәм мөһим вакыйга. «Безнең илдә һәркем үз сәләтен, шул исәптән спортта да ачарга тиеш. Махсус уеннарга бәйле барлык проектларны һәм башка мәсьәләләрне без игътибар белән караячакбыз, дип ышандырам. Шул ук эшләрне без республика шәһәрләре һәм районнарына кушачакбыз. Сезгә уңышлар телим! Безнең команда бик җитди», - диде Татарстан Президенты.
«Безнең эшебез Татарстан белән бәйле. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында без махсус атлетлар белән эшләү буенча тренерлар һәм укытучылар әзерләүнең уникаль программасын эшләдек. Бу бик мөһим. 2 ел эчендә 4 меңнән артык профессионал белем алачак», - диде Ольга Слуцкер.
Россия Спорт министры Казанда Бердәм Уеннарның югары дәрәҗәдә әзерләнүен билгеләп үтте. «Ата-аналарга, тренерларга һәм педагогларга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сез интеллектуаль үзенчәлекләре булган балаларны бу дөньяда үзләрен уңайлы хис итәрлек итеп тәрбиялисез. Сезгә бәхет һәм җиңүләр телим», - дип өстәде Олег Матыцин.