Иртәгә, 2023 елның 24 гыйнварында, Казанда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Чара Казанда (Спартак ур., 2) Бәшир Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында узачак. Утырышта ТР Төзелеш министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Төп нотык белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясаячак.
Коллегиянең йомгаклау утырышын онлайн-трансляцияләү Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында оештырылачак (сайтның төп битенә сылтама - https://prav.tatarstan.ru чара 24 гыйнварда 11.00 сәгатьтә башлана.