Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясендә: Татарстанда икенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн кв. метрдан артып китте

24.01.2023

Татарстанда икенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн кв. метрдан артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Утырыш ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2023 елга бурычларга багышланды һәм Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узды. Чараның онлайн-трансляциясе интернет челтәрендә оештырылды. Төп нотык белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Әйтик, 2022 елда 3 093 млн кв.м тапшырылган, бу 2021 елга карата 102,7% тәшкил итә. «Җайга салынган эшләре һәм бу лаеклы нәтиҗәләр өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бу - Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган үзгәртеп корулар һәм федераль ярдәм чаралары нәтиҗә бирә дигән сүз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, республикада 2023 елда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны тулысынча гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. «Аларны үтәүгә 68,8 млрд сум юнәлдереләчәк, һәм алар безнең бюджетта каралган», - диде ТР Президенты.

ТР Президенты берничә мәсьәләгә җентекләбрәк тукталды. Мәсәлән, социаль-мәдәни объектлар төзелешенә техник биремнәр әзерләгәндә аларга чын ихтыяҗ исәпкә алынмый, оптималь вариантлар билгеләнми, чыгымнарны формалаштырганда бюджет мөмкинлекләре исәпкә алынмый. Мәсәлән, еш кына мәктәпләр һәм балалар бакчаларының куәтен билгеләгәндә, чынбарлыкка караганда күпкә күбрәк балалар исәпкә алына.

«Икътисад министрлыгы, Төзелеш министрлыгы белән берлектә, югары куәтле кыйммәтле объектларны кирәксез төзүгә юл куймыйча, техник биремнәрне раслауны катгыйландырырга кирәк, - дип алды Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук төзелгән һәм ремонтланган объектларны нәтиҗәле файдалануга игътибар итәргә кирәк. Техник биремне әзерләү стадиясендә үк кадрлар мәсьәләләрен исәпкә алырга кирәк. Әйтик, элек ЦЭСИ билгеләгәнчә, бюджет акчалары хисабына төзелгән яки ремонтланган авыл мәдәният йортлары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары персонал булмау сәбәпле ябык торган очраклары бар  иде. «Бу мөмкин хәл түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Муниципалитетларга планлаштыру вакытында кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен исәпкә алырга кирәк».

Аның фикеренчә, объектларны капиталь ремонтлау буенча да шундый ук хәл: мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлау проект куәтенең аларга йөрүче балаларның факттагы санына нисбәтен исәпкә алмыйча башлана, бу биналарны тоту буенча исәп-хисап юк, оптимальләштерү юк. Проект документларын эшләүдә системалы якын килү һәм планлаштыру булмау тармак министрлыкларының һәм муниципалитетларның федераль финанслауга гаризалар формалаштырганда искергән проектларны куллануына китерә. Нәтиҗәдә, республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирү зарурлыгы туа.

«Министрлыкларга һәм район башлыкларына кыска һәм урта сроклы перспективага үсеш стратегиясен билгеләргә һәм тиешле проект карарларын әзерләүне оештырырга кушам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Планлаштыру җитмәүнең тагын бер нәтиҗәсе-проектларны тизләтелгән һәм сыйфатсыз әзерләү. 1 кв метрның төзелеш яки ремонт бәясе дөрес булмаган исәпләүләргә китерә. Чыгымнарны оптимальләштерү мәсьәләләре  еш кына йөкләмәләр буенча гына карала. Рөстәм Миңнеханов объектларның асылына игътибар итте: алар билгеләнгән таләпләр буенча файдаланылмый, бигрәк тә вентиляция системаларына кагыла, биналарны даими тикшереп тору үткәрелми.

Моннан тыш, башкарыла торган эшләрнең сыйфат мәсьәләләре дә бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Яңа гына төзелгән һәм ремонтланган объектларда түбә яңгяр-кар үткәргән очраклар бар, су подвалларга үтеп керә. Мондый очраклар булмаска тиеш!

«Төзелеш министрлыгына, тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр белән берлектә, тәмамланмаган төзелешне киметү буенча планлы эшне дәвам итәргә кирәк», - дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов.

Торак төзелешенә килгәндә, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин куйган бурычларны исәпкә алып, территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашырырга кирәк. Бөтен законнар базасы әзер. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлегә территорияләрне комплекслы үстерү буенча Казан гына эшли.

«Казан, якын-тирә районнар, шулай ук кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар катнашында киңлек планлаштыру институтына Казан агломерациясен үстерү мастер-планын эшләргә кирәк. Бу территориядә эре инфраструктура проектларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыруның төп коралы булырга тиеш. Чаллыда да шундый ук эш кирәк, без анда нинди проблемалар килеп чыгуын күрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Территориаль планлаштыру документларын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү һәм раслау мөһим мәсьәлә булып кала. Бу шулай ук киңлекне планлаштыру институтының җаваплылык зонасы.

«Яңа торакка ихтыяҗ тәэмин итү мөһим. Без ил Президенты Владимир Путинга ташламалы ипотеканы озайту турындагы карар өчен рәхмәтле», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел проблемалы өлеш кертеп төзелүче объектларны файдалануга тапшыру эше дәвам итте. Эш бара, әмма тагын 4 проблемалы объект кала, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

2022 елда «Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе эшен дәвам итте. 2035 елга кадәр фаразланып, 2030 елга кадәр төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү стратегиясе расланды. Быел Россия Хкүмәте, Россия Төзелеш министрлыгы һәм төбәкләр  белән уртак эш дәвам итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Торак-коммуналь сектор проблемаларына килгәндә, алар безнең халыкны борчый һәм тармак үсешенә комачаулый. 2022 елда мөрәҗәгатьләр саны 15%ка артты. Бу күбесенчә гомумйорт мөлкәтенә идарә итүдә гражданнарның активлыгы, ТКХ хезмәтләре сыйфатына таләпчәнлеге артуга бәйле. Шул ук вакытта хакимият органнары һәм идарәче оешмалар тарафыннан иң актуаль мәсьәләләр буенча аңлату эшләре җитәрлек алып барылмый. «Төзелеш министрлыгына, җирле үзидарә органнары белән берлектә, халык белән эшне активлаштырырга, килеп туган барлык проблемаларны вакытында хәл итәргә кирәк. Торак-коммуналь өлкә объектларын тоту сыйфаты тармакка инвестицияләргә бәйле. Инвестицияләрне җәлеп итү буенча эшне дәвам итәргә кирәк, шул исәптән Министрлык һәм инвестицион программаларның Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан раслана торган кысаларында да», - дип саный ТР Президенты.

Ул искәрткәнчә, хәзер челтәрләрне реконструкцияләү өчен өстәмә финанс чаралары бүлеп бирү кирәклеге турында күп сөйлибез, әмма ел нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу предприятиеләренең кабул ителгән инвестицион программалары үтәлмәгән, җылылык белән тәэмин итү буенча үзләштерү еллык финанслау күләменең 95%ын тәшкил итә.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләнгән предприятиеләрнең дүрттән бере генә инвестицион программаларга ия. Шул ук вакытта тагын 19 предприятиедә амортизация түләүләре рәвешендә финанслау чыганаклары бар. Су белән тәэмин итү өлкәсендә 14 оешманың 9ы инвестпрограммаларны расладылар, 11 оешманың 10сы ташландык суларны агызуда.

Министрлыкка, Тарифлар буенча дәүләт комитетына, республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары белән берлектә, инвестицион программаларны раслау, шулай ук аларны гамәлгә ашыруны тикшереп тору эшен дәвам итәргә кирәк. Торак-коммуналь тармакта концессион килешүләр төзүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

«Бүгенге көндә 1182 объект хуҗасыз – бу бик күп. Төзелеш министрлыгына, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм муниципаль районнар белән берлектә, аларны баланска кую эшен дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада федераль һәм республика бюджеты хисабына күп кенә коммуналь хуҗалык объектлары төзелә, һәм аларны эксплуатацияләү мөһим. Объектларны проектлаганда җитешсезлекләр бар әле.

Муниципалитетларның исәпләнмәгән башлангыч белешмәләре киләчәктә эксплуатация чыгымнарын арттыруга китерә. Агымдагы икътисадый шартларда Төзелеш министрлыгына, ТКХ оешмалары башлыклары һәм җитәкчеләре белән берлектә, халыктан түләүләр җыелу дәрәҗәсен саклап калу һәм оешмаларның срогы чыккан бурычларын киметү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Коммуналь предприятиеләрнең иң мөһим бурычларыннан берсе - җылыту сезонын әзерләү һәм үткәрү. Кызганычка каршы, җылыту чоры дәвамында җылылык белән тәэмин итү объектларында аварияләр була, бу сыйфатсыз әзерлек нәтиҗәсе булып тора. Башлыкларның бурычы - җылыту сезонына әзерлекнең реаль планын вакытында формалаштыру һәм аны тайпылышсыз үтәү, ягулык чорына әзерлек паспортларын алу. Төзелеш министрлыгына үтәлешне катгый контрольдә тотарга кирәк.

Күп бәхетсезлек очраклары, шул исәптән үлемгә китергән очраклар, көнкүрештә газ куллануга бәйле. Бу хакта ТР Прокуратурасы коллегиясендә дә фикер алыштылар, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Башлыкларга йорт эчендәге һәм фатир эчендәге җиһазларга махсус оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтүне контрольгә алырга, газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча халык белән аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы – ТКХ өлкәсендә иң эре һәм социаль әһәмияткә ия программаларның берсе. Күп эшләр башкарыла, әмма халыктан капремонт үткәрү сроклары бозылуга һәм эшләрнең сыйфатсыз булуына шикаятьләр килә. Район башлыкларына, Төзелеш, Торак инспекциясе, ТКХ фондына йортларны капиталь ремонтлау барышын контрольдә тотуны катгыйландырырга кирәк, дип саный ТР Президенты.

Бишенче ел илдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасы бара. Бу вакыт эчендә республикада төбәк операторлары тарафыннан әлегә бер генә сортировка объекты да, бер генә полигон да булдырылмаган. Төбәк операторларының эшчәнлеге республикада элек булдырылган объектлар ярдәмендә тәэмин ителә. Төбәк операторларының бурычы - кулланучыларга хезмәт күрсәтүдә өзеклекләр булдырмау, инвестицион программалар чараларын тормышка ашыруны тәэмин итү, соңгы көннәрдә «ПЖКХ «ИК»ҖЧҖнең төбәк операторы эшендә гражданнарның өзеклекләргә карата дәгъвалары билгеләнә. Бу хәл массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктыртылды. ТКХны чыгару вакытын бозу ярамый, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

2022 елның 1 декабреннән Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системасын булдыру каралган. Министрлык системаны тулыландыруны дәвам итәргә тиеш. Шулай ук Төзелеш министрлыгына Цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә, «Төзелеш комплексы» системасын модернизацияләү эшен мантыйклы төгәллеккә җиткерергә.

Бу мәсьәләләр без игътибар итәргә тиеш, һәм алар системалы характерда, диде Рөстәм Миңнеханов һәм төзүчеләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу эшнең күләме бик зур булуын ассызыклады.

«Төзелеш комплексы һәрвакыт киеренкелектә булырга тиеш, без бу мәсьәләләрне атна саен тикшерәбез. Системалы сораулар да бар, барысы да эффектив һәм сыйфатлы булырга тиеш. Әмма тулаем алганда, безнең илдә иң яхшы төзелеш комплексларының берсе дип саныйм, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Шул ук вакытта без тагын да яхшырак эшләргә тиеш».

Аннары төзелеш тармагының алдынгы вәкилләренә, шулай ук ветераннарга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.