Бүген Казан Кремлендә 2022 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе булган «Зенит-Казан» ир – атлар волейбол клубы командасын хөрмәтләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул спортчыларны 2022 елгы Россия Кубогында тагын бер искиткеч һәм ышандыргыч җиңүләре белән котлады һәм аларның инде унберенче тапкыр җиңүләрен ассызыклады. «Кубок уйнату кысаларында сез матур һәм компромисссыз уен, югары спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттегез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәттек һәм уеннарны караудан зур канәгатьлек алдык. Кубок өчен финал уены безнең команданың көчен күрсәтте һәм көндәшләргә бер генә мөмкинлек тә калдырмады. Бөтен республика сезнең җиңүегез белән горурлана. Бик зур рәхмәт сезга!».
ТР Президенты ассызыклаганча, безнең танылган клубларның уңышлары нәтиҗәсендә Татарстанда волейбол тиз темплар белән үсә һәм иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе булып тора.
Һичшиксез, команданың уңышы - бөтен коллективның планлы, максатчан эшләве нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм команда җитәкчелегенә, уенчыларга, Алексей Игоревич Вербов җитәкчелегендәге тренерлар составына, шулай ук республика Волейбол федерациясе җитәкчелегенә һәм клуб спонсорына рәхмәт белдерде.
Команданың сугышчан рухын ныгытуга сезнең гаиләләрегезнең, дусларыгызның, җанатарларыгызның һәм барлык татарстанлыларның даими ярдәме зур өлеш кертте, диде Рөстәм Миңнеханов һәм спортчыларга бәхет, сәламәтлек һәм алда да зур җиңүләр теләде.
Шулай ук 2022 елда ир-ат командалары арасында волейбол буенча Россия кубогында җиңгән өчен «Зенит-Казан» волейбол командасына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Спортчылар үз чиратында Рөстәм Миңнехановка истәлекле медаль тапшырдылар һәм республикада спортка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР спорт министры Владимир Леонов, «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Алексей Вербов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башкалар катнашты.