Татарстанда 2023 ел программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләре ничек алга баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә программа объектларында тышкы яктыртуны монтажлау эшләре алып барыла. Республика буенча үтәлеш уртача 1 процент тәшкил итә. Республика буенча динамика 8% тәшкил итә.
Тышкы яктырту буенча эшләрне «ПАД Челны» МУП (19% башкарылган), «Казэнерго» АҖ (12% башкарылган), «СО Тозелеш» ҖЧҖ (7% башкарылган) кебек предприятиеләр башкара.
Җайланмаларга килгәндә, бүген складта әзер әйберләрнең 72%ы саклана (балалар һәм спорт җайланмалары, урам җайланмалары һ.б.). Республика буенча гомуми динамика 15% тәшкил итә.
Җайланмалар урнаштыру буенча эш Казанда, Чаллыда, Әгерҗе районында башланган. Наилә Зиннәтуллина шулай ук муниципаль районнар буенча мәгълүмат бирде.
Ул хәбәр иткәнчә, соңгы ике атнада халыктан 551 мөрәҗәгать килгән (ел башыннан барлыгы 2032 мөрәҗәгать килгән). Гомумән алганда, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга халыкның лояльлек дәрәҗәсе республика буенча 95% тәшкил итә (муниципаль районнар кисәкләрендә лояльлек дәрәҗәсе 90-100%ка кадәр).
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә килгәндә, алар нигездә юлларны һәм тротуарларны төзекләндерүгә («тротуар плиткасын алдылар, котлованнар казыдылар, поддоннар да, такталар да куймадылар»), ишегалды территорияләрен яктыртуга («яктыртуны алып ташладылар, бик караңгы, вакытлыча яктыртуны урнаштыруны сорадылар») кагыла.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе шулай ук ишегалларын төзекләндерү эшләрен башкару вакытына да игътибар итте. Күп кенә кешеләр иртәнге эшләрне башкарганда тавышлардан зарлана. Наилә Зинатуллина эш көннәрендә 22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә – 22.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр («Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» 3 нче Татарстан Республикасы Законы нигезендә) тавыш чыгармас өчен төзелеш эшләрен башкару вакытын үтәргә тәкъдим итте.