Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен Татарстан Республикасында бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта катнашучылар Туган ил өчен гомерләрен биргән барлык ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
"Җиңү Көненең 78 еллыгын бәйрәм итүгә 5 көн калды, диде ул. - Соңгы елларда геосәяси вәзгыять ничек кенә үзгәрмәсен, 9 май һәрвакыт кадерле, яраткан, бөек бәйрәм булып кала. 1945 елның 9 маенда совет гаскәрләре фашист режимы тираниясен җиңеп, канкойгыч сугышка чик куялар. Бу дата ата-бабаларыбызның дан көне, милли горурлык, чиксез рәхмәт, тирән кайгы һәм мәңгелек хәтер символы булды. Бу көнне җирне азат итү өчен гомерләрен кызганмаган Татарстан улларының һәм кызларының, тылда Бөек Җиңү яулаудагы батырлыкларын рәхмәт хисе белән искә алабыз. Безнең изге бурыч – балаларга һәм оныкларга ветераннарыбызның Җиңү өчен нинди зур фидакарьлек күрсәткәннәре турындагы тарихи хакыйкатьне җиткерү. Тарихыбызның сәхифәләрен бозып күрсәтүгә юл куярга хакыбыз юк. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән барлык ветераннар истәлегенә бер минут тынлык игълан итәм".
Утырышта катнашучыларга Җиңүнең 78 еллыгына махсус әзерләнгән фильм күрсәтелде.
Татарстан Рәисе утырыш барышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча берничә йөкләмә бирде.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2023 ел Россия Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. "Безнең һәрберебезнең укытучысы, остазы бар, ул безнең тормышта, шул исәптән патриотизм, гражданлык, рухи-әхлакый кыйммәтләр хисләрен тәрбияләүдә дә аерым роль уйнады. Сугыш елларында укытучы хезмәте - халкыбыз тарихының мөһим өлеше», - диде ул һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга сүз бирде.
Бүген иртән Казанның Төньяк вокзалы янындагы скверда ветераннар, предприятиеләр коллективлары һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Павлович Овсиенко катнашында «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы ачылды.
Бөек Ватан сугышы елларында безнең республика иң мөһим тыл үзәкләренең берсе була. Совет Татарстаны предприятиеләренең, галимнәрнең һәм республика халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусы бирелү белән билгеләнә (РФ Президентының 02.07.2020 № 444 Указы).
Моннан тыш, республикада массакүләм хезмәт батырлыгы һәм халкыбызның фидакарьлеге турындагы тарихи хәтерне саклау буенча эш дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә: ике предприятиегә "Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар" дигән республика исемен бирү турында Указга кул куелды. Бу - "Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы" һәм "Кукмара итек басу-киез комбинаты".
Мәсәлән, сугыш елларында химия заводы кыска вакыт эчендә фронт ихтыяҗлары өчен 22 төрле химикат чыгаруны үзләштерә. Завод 56 тоннадан артык продукция җитештерә. Кукмара фабрикасында сугыш елларында миллион ярымнан артык пар аяк киеме җитештерелгән, 6 миллион пар реставрацияләнгән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә: бүген республикада Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итүгә зур өлеш керткән 20 предприятие бар. Алар барысы да "Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941 1945 еллар" республика исеменә лаек булдылар.
Сугыш елларында Казан дары заводында тәүлек әйләнәсе һәм өзлексез эш бара. Аның аерым хезмәтләре арасында "Катюша" реактив снарядлары өчен дары үзләштерү . Заводның батыр хезмәткәрләре, алар арасында күп хатын-кызлар һәм яшүсмерләр була, ару-талуны белмичә эшлиләр. Аларның Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бүген завод махсус хәрби операция кысаларында дәүләт оборона заказын үтәвен дәвам итә.
Сүз «Казан дәүләт казна дары заводы» генераль директоры Александр Лившицка бирелде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: "Дәүләт оборона заказын тулы күләмдә һәм вакытында үтәү – безнең өстенлек. Татарстан предприятиеләренең барлык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ОПКның төп бурычы – барлык подразделениеләрне яхшы сыйфатлы корал, техника, җиһазлар һәм сугыш кирәк-яраклары белән кыска вакыт эчендә тәэмин итү».
ТР Югары Ослан муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Римма Сергеевна Троицкая эзтабарлар отрядлары эше һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү турындагы нотык белән чыгыш ясады.
"Россиядә яшьләр иҗтимагый һәм сәяси тормышта активрак катнашырга омтыла, үзләрен җитештерүдә, бизнеста, фәндә, мәдәнияттә һәм спортта ачык күрсәтә. Без яшьләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Алар – безнең төп потенциалыбыз һәм өметебез", - диде Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районының "Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУның 10 нчы сыйныф укучысы, «Юнармия» хәрәкәте отряды әгъзасы Идалия Илфат кызы Мотыйгуллина сүз бирде.
"Бүген ватандашларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Махсус хәрби операциядә катнашучы һәркем батырлык һәм каһарманлык, патриотик рух, Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге булып тора. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, министрлыклар һәм ведомстволар башлыкларына чараларда катнашучыларны җәлеп итәргә кушам", - диде Татарстан Рәисе.
Утырышта катнашучылар алдында ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген республикада 14 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Кызганычка каршы, бу тарихи вакыйгаларда катнашучылар һәм шаһитлар саны кими бара. 2020 елда андыйлар 33 меңнән артык булган. "Безнең һәр ветеран үзен кайгыртуларын сизеп торырга тиеш, - дип ассызыклады ул. -Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чаралар ел дәвамында үткәрелә, әмма 1 майдан 9 майга кадәрге чорда кешеләрнең күпләп җыелуын күздә тоткан чараларның күп булуына бәйле. Шуңа бәйле рәвештә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Сәламәтлек саклау министрлыгына барлык планлаштырылган чараларны имин тәэмин итәргә кушам».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгына, Социаль яклау министрлыгына ветераннар белән даими индивидуаль эшкә аерым игътибар бирергә, ә министрлыкларга һәм югары уку йортларына республиканың волонтерлар корпусын чараларда актив катнашуга җәлеп итәргә кушты.
Татарстан Рәисе шулай ук планлаштырылган бөтенроссия һәм республика акцияләрен югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.
"Муниципалитетларга, волонтерлар корпусын җәлеп итеп, хәрби каберлекләрне һәм хәрби дан урыннарын чистарту һәм тәртипкә китерү чараларын тәмамларга, аларны даими нигездә тиешле хәлдә тотарга кирәк", - дип кушты Рөстәм Миңнеханов.
Ул искә төшергәнчә: «Үлемсез полк» акциясе куркынычсызлык сәбәпләре буенча гамәлдән чыгарылган, әмма адреслы характерда булган һәм 1941-1945 еллардагы вакыйгалар турында халык хәтерен саклауга юнәлдерелгән тәкъдим ителгән форматларны гамәлгә ашырырга кирәк.
"Барлык дәүләт хакимияте органнарына, муниципалитетларга республика ветераннарының көнүзәк проблемаларын хәл итүгә беренче чиратта игътибар бирергә, чараларга Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны чакырырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук «Татмедиа» агентлыгына Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция, илебез үз мәнфәгатьләрен, башка дәүләтләрдә яшәүчеләренең мәнфәгатьләрен яклаучы башка сугыш хәрәкәтләре темасын сыйфатлы һәм ышанычлы яктыртуны тәэмин итәргә кушты. "Моны бәйрәм көннәрендә генә түгел, ел дәвамында да эшләү мөһим. Шулай гына без ветераннарыбыз турында истәлекне саклый алачакбыз", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов республика һәм муниципаль ветераннар оешмалары активистларына бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, утырыш башланганчы ТР Хөкүмәте йорты холлында яшьләр иҗтимагый оешмалары волонтерлары оештыру комитетында катнашучыларга һәм чакырылганнарга Георгий тасмаларын тараттылар, моннан тыш, теләгән һәркем «Красная гвоздика» акциясендә катнаша алды.