Бүген «Казан Экспо»да «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре - медицина хезмәткәре көне белән котлады. "Сезнең игелекле хезмәтегез - бу күңелегез яткан һөнәр. Ваемсыз булмаган кешеләр генә бу катлаулы һәм җиңел булмаган һөнәрне - кешеләргә хезмәт итүне сайлыйлар. Безнең һәрберебез сезгә иң кадерле нәрсәләребезне - үз тормышыбызныһәм сәламәтлегебезне ышанып тапшыра", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада медицина ярдәме күрсәтү системасын модернизацияләүгә, югары медицина технологияләрен үзләштерүгә, аналарны һәм балаларны саклауга, туучылар санын һәм гомер озынлыгын арттыруга зур игътибар бирелә. "Без бу эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез", - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, медицина хезмәткәрләренең хезмәте һәркайчан кирәкле, бу һөнәр фидакарьлек һәм үз эшенә тугрылык таләп итә. Бүген медицина хезмәткәрләре алгы сызыкта һәм махсус хәрби операция барышында үзләренең һөнәри бурычларын үтиләр.
"Табиб һөнәре - иң катлаулы һәм зур фидакарьлек таләп итүче һөнәрләрнең берсе. Сезнең бәйрәм - авыр һәм фидакарь хезмәтегез өчен тирән рәхмәт сүзләрен белдерү өчен тагын бер мөмкинлек. Республика җитәкчелеге сезнең барлык башлангычларыгызга һәрвакыт ярдәм итәчәк дип ышандырасым килә», - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы» номинациясендә «Ак Чәчәкләр – 2023» конкурсында җиңүчене бүләкләде. Ул КДМУның анестезиология һәм реаниматология, катастрофалар медицинасы кафедрасы мөдире Айнагөл Баялиева булды. Моннан тыш,ТР Рәисе Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге акушеры Елена Родионовага автомобиль ачкычын тапшырды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов быел гыйнварда вафат булган Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны искә алды. "Марат Наил улы Садыйков сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә һәм ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Без Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсенә Марат Наил улы Садыйков исемен бирү турында карар кабул иттек, аның җитәкчелегендә әлеге клиника алдынгы һәм алдынгыларның берсе булды", - дип хәбәр итте ТР Рәисе.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Марат Садыйковны үлгәннән соң Пирогов ордены белән бүләкләгән иде. Рөстәм Миңнеханов бүләкне элекке министрның тол хатыны Динара Садыйковага тапшырды.