Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына һәр ишегалдын йөреп чыгарга кушты

19.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы хокук саклау органнары белән киңәшмәдә Татарстан рсепубликасы рәисе Рөстәм Миңнехановка янгыннарның оператив хәле турында сөйләделәр. Кичә Тукай районында ут җиде кешенең, шул исәптән дүрт баланың гомерен өзгән.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгынга каршы чаралар үткәрү эшен көчәйтергә кушты. Аерым алганда, йорт ишегалларын карап чыгу һәм халыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеген аңлату.

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирергә кушты. Профилактик әңгәмәләр системалы рәвештә үткәрелергә тиеш, ә һәр гаилә контрольдә булырга тиеш.

Көнкүрештә янгыннарны кисәтүгә барлык кирәкле хезмәтләр: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, социаль хезмәт күрсәтү, волонтерлар җәлеп ителергә тиеш. 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.