Татарстан Рәисе Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлевка "Дуслык" ордены тапшырды

20.02.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2 февральдә 100 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлевка «Дуслык» ордены тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Алексей Николаевич Комлев биографиясе - илебез тарихының бер өлеше. 17 яшендә, сугышның кырыс елларында, ул тылда Җиңүне якынайтып, җимерелгән танкларны торгыза. Аннары фронт хезмәте, Шяуляйны (Литва) азат итүдә катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң 20 елдан артык гомерен Казан танк училищесы курсантларын тәрбияләүгә багышлый, аларга белемнәрен генә түгел, ә фронтовик буларак тәҗрибәсен дә тапшыра. «Сезнең кул астында йөзләгән офицер тәрбияләнгән, алар бүген дә Ватан мәнфәгатьләрен кайгырталар", - диде республика Рәисе.

Ул Алексей Николаевич Комлевның офицерлар династиясен аерым билгеләп үтте: "Сез үзегез дә данлы юл уздыгыз, шулай ук Ватанга хезмәт итү эстафетасын улыгызга һәм оныгыгызга да тапшырдыгыз. Мондый династияләр - бөтен илнең ышанычлы таянычы һәм горурлыгы. Әле күптән түгел генә Сез чын мәгънәсендә тарихи чикне - 100 яшегезне билгеләп үттегез һәм бүген дә энергиягез һәм тормыш сөючәнлегегез белән сокландырасыз. Сез - чын патриотизм һәм рух көче үрнәге».

"Сез җиңүчеләрнең легендар буынына карыйсыз, ул буын үз җилкәсендә сугыш чоры авырлыкларын кичергән һәм безгә тормыш һәм ирек бүләк иткән. Сезгә Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләге - „Дуслык“орденын тапшыру минем өчен зур мәртәбә. Ул Сезнең Ватан һәм Татарстан Республикасы алдындагы казанышларыгызны бөтен халык тарафыннан тану символы булсын", - дип мөрәҗәгать итте ветеранга Рөстәм Миңнеханов.

Алексей Николаевич Комлев республика җитәкчелегенә ветераннарга игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Чара Жуков орденлы Казан югары танк командасы училищесында 2025 елда Ватанны саклаучылар елын һәм 2026 елда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын уздыру буенча оештыру комитетлары утырышы алдыннан узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.